Банкротлыкка чыккан банк вкладчыларна 300 мең түләнәчәк

Өч ел көткәннең нәтиҗәсе булачак. Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән Татарстанның бөлгенлеккә төшкән банклары вкладчыларына 300 мең сум акча түли башлаячак.

“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләвенчә, 2016 елда 20 мең юридик һәм физик зат акчаларын югалткан.

Иминиятләштерү агентлыгы барлык кредиторларга да ярдәм итә алмаган, билгеле. 2017 елда Республика ярдәм фонды зыян күрүчеләргә булышу максатыннан оеша.

– Ике ел буе фонд алданган вкладчылардан гаризалар кабул итте. Шул вакыт эчендә 7453 гариза килде, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. 6,1 мең кеше 2 млрдка якын сум матди ярдәм алган. 3617 кешегә кайчандыр югалган акчаларын тулысынча кире кайтарганнар.

Сентябрьдән акчаны якынча 3 мең вкладчы алачак, реестрда тагын 2 меңгә якын гариза калачак әле. Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, 300 мең сум буенча түләүләр якынча 4 мең вкладчының (фонд реестрының 68 проценты) “янган” банклардагы акчасын тулаем капларга мөмкинлек бирәчәк.

Вице-премьер сүзләренчә, Республика ярдәм фонды проекты Россиядә бердәнбер. Илнең бер генә төбәгендә дә мондый оешма юклыгын искәртте ул.

Журналистлар белән очрашуда Татарстанның икътисад министры Мидһәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

– Хәзер төп бурыч — бизнеска эшлекле активлыкны торгызуда ярдәм итү. Президент Рөстәм Миңнеханов республика ярдәм чараларының өстәмә пакеты концепциясен килештерде, алар катлаулы икътисади вазгыятьтә бизнес чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк, – диде ул.

Министр әйтүенчә, яңа ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның беренче этабында 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
Пандемия вакытында Татарстанда эшкуарлар саны кимемәгән. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары буенча федераль салым реестрының август ае нәтиҗәләре буенча, коронавирус республикадагы эшмәкәрләр санына йогынты ясамаган.

– Реестр буенча карасак, узган ел һәм бу елның башы белән чагыштырганда, халыкның кече һәм урта бизнес секторында мәшгульлеге бер дәрәҗәдә кала, – диде икътисад министры.

Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстан җитештерүчеләренең ике меңгә якыны интернет сату мәйданчыкларында сәүдә итүен искәртте. Товарны кайда куям дип аптырыйсы түгел – интернетта “киштәләр” барысына да җитә. Мидһәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, онлайн-сәүдә кибетләрдә товар урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итә. “Үзебезнең продукцияне сәүдә челтәрләрендә, бигрәк тә федераль челтәрләрдә урнаштыру проблемасы бар һәм булды. Анда киштәләр чикләнгән. Электрон форматта алар чиксез диярлек”, – ди ул. Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү