«Ансат» күпме кеше гомерен саклап калуда ярдәм итәчәк!

«Завод станоклар белән генә түгел, кешеләр белән яши». Быел 80 еллыгын уздыручы Казан вертолет заводына бу сүзләр туры килеп тора. Берничә көн элек алар журналистларга үзләрендәге яңалыкларны күрсәттеләр.

Казан вертолет заводында очкыч төзүнең тулы циклы, ягъни эшләп чыгару, персоналны укыту, ремонт үткәрү җайга салынган. Әйтергә кирәк, барлык заводлар да мондый тәртип белән эшләми. 1997 елдан завод үзенең йөзек кашы булган «Ансат» вертолетын җитештерә башлый. Аны без курыкмыйча «үзебезнеке» дип атый алабыз. Гидромеханик идарә системалы әлеге вертолетларның төп куллану өлкәсе – санитар авиация. Замана белән очкыч та камилләшә: күптән түгел яңартылган медицина модулен җитештергәннәр. Яңа җиһазлар урнаштырыла: хәзер ярдәмгә мохтаҗ кешене вертолетка бер генә медицина хезмәткәре дә урнаштыра ала. Мондый мөмкинлекне табиблар үзләре сораган.

– Пациентны вертолеттан ашыгыч ярдәм машинасына тормыш эшчәнлеге аппаратларыннан «өзми» генә күчереп булачак. Бу күпме кеше гомерен саклап калуда ярдәм итәчәк! – дип сөйләде директор урынбасары, баш конструктор Алексей Гарипов.

«Ансат» медицина вертолетлары бөтен Россия буенча COVID-19га каршы көрәштә дә актив катнаша. 2020 елның маенда коронавирус белән авыручы пациентларны йөртү өчен, Росавиация «Ансат»ны йогышсыз бокслар белән тәэмин иткән.

Салоны «Aurus» маркалы премиаль автомобильләр стилендә ясалган вертолет та күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Ул башкалардан тавыш изоляцияләү системасының камилләшкән булуы белән дә аерылып тора. Заводның өлкән очучысы Владислав Перепелкин сүзләренчә, сәфәр гадәти автомобильдә йөрүне хәтерләтәчәк. Вертолет кирәкле сертификация сынауларын узган һәм серияле җитештерүгә әзер.

Казан вертолет заводының башка яңалыклары арасында яңа туган балаларны һәм йогышлы авырулы кешеләрне ташу модуле дә бар. Ә киләчәктә завод вертолетларның очыш ераклыгын арттыру, автопилот, боз катуга каршы тору системасы өстендә эшләргә җыена.

Яңалыклар җитештерүдә генә түгел, укыту өлкәсендә дә бар: Казан вертолет заводының авиация укыту үзәгендә «Ансат»та очышларны камилләштерү өчен яңа аппарат барлыкка килгән. Әлеге җиһаз ярдәмендә очучы хаталарының 70 – 80 процентын ачыкларга мөмкин. Чөнки тренажер чынбарлыктагы шартларга якын итеп эшләнгән. Бу турыда инструктор Әнәс Зарипов сөйләде.

– Чын очышта хаталар азрак ясалыр, дип ышанабыз. Тренажер хәрәкәтләнмәсә дә, булачак очучылар үзләрен күктә итеп хис итәчәк – Казан, Сочи һәм Адлер өстеннән «очып» караячак, – ди ул.

Заводның уку үзәге Ми-8МТВ вертолетының комплекслы тренажеры (төнге очышларга охшатып җайлаштырылган) белән дә җиһазландырылган. Киләчәктә Ми-38 вертолетында да шундый уку-укыту программасын булдырырга планлаштыралар.

Соңгы ун елда Казан вертолет заводы зур үзгәрешләр кичергән: цехларда яңартылган техника, станоклар. Шулар хисабына эшчеләр саны да ике тапкыр кимегән. Элек продукция сыйфатына кеше факторы йогынты ясаса, бүген заводтагылар иң алдынгы технологияләр, иң сыйфатлы техника гына кулланып эшләүләрен әйтә. Шулай да, заводның күрке – эшчеләре. Бу сүзләрне журналистларга берничә мәртәбә кабатладылар.

 

Казан вертолет заводы – фактларда

  • Казанда җитештерелгән вертолетлар бөтен дөнья буенча 50 миллион сәгатьтән артык очкан.

  • Казан вертолет заводының авиация укыту үзәге 1995 елда оештырылган. Үзәкнең 20 елдан артык тарихында биредә 9000гә якын белгеч белем алган.

  • Завод барлыкка килү тарихында 11 614 Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17 вертолетлары җитештерелгән һәм аларның 4330ы 92 илгә сатылган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү