Исерек йөртүчеләрне ничек туктатырга: инспекторлар халыктан хәбәр көтә

Балаларны – сакларга, исерек йөртүчеләрне ачыкларга! Юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында сабыйларның иминлеген кайгырту, мәктәп автобусларын дөрес юлдан йөртү һәм салмыш кешеләрне ничек тә рульгә утыртмау турында сөйләштеләр.

 

Кыш җиткәнне көтеп утырасы түгел”

Утырыш баршында ук вице-премьер Шамил Гафаров берничә мәсьәлгә игътибар итәргә кушты. “1 сентябрь җиткәнен Мәгариф министры гына түгел, җаваплы башка җитәкчеләр дә истә тотарга тиеш. Балалар иминлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Укулар башланганда транспорт саны да, юлдагы хәрәкәт тә артачак. Бу шартларда ни эшлибез? Районнарда урып-җыю эшләре бара. Аны да истә тотарга кирәк. Кышка әзерлек турында да уйларга вакыт. Техника әзерләү, кышкы юлларны чистарту өчен кирәкле материаллар алу – боларны октябрь җиткәч түгел, хәзер эшләргә кирәк”, – диде ул.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов сүзен хәвефле саннарның кимүен әйтүдән башлады. Республика юлларында җиде айда 2073 фаҗига булган, 153 кешенең гомере өзелгән, тагын 2552 юлчы җәрхәт алган. Аварияләрнең яртысы – бәрелешү, чиреге җәяүлеләрне таптату белән бәйле. Саннар узган елгыдан яхшырак, хәлләр күрше төбәкләрдән иминрәк икән. Бу очракта транспорт саны артканын да искәртте полковник Габдрахманов. Татарстанда әлеге күрсәткеч 1 665 000гә җиткән.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы салмыш килеш рульгә утыручылар турында сөйли башлагач, юлдагы хәлләрнең бик үк тыныч түгеллеге аңлашыла башлады. Андый кешеләр аркасында килеп чыккан аварияләр 15 районда арткан. Үлем белән тәмамланган биш фаҗиганең берсе исерекләр намусында. Нишләргә? ЮХИДИ вәкилләре 7 меңнән артык йөртүченең аек булмаган килеш рульгә утырганын ачыклаган. 682се икенче тапкыр эләккән. Ленар Габдрахманов бу эштә матбугат чаралары аша эш алып бару нәтиҗәле булыр дигән фикердә. “Социаль челтәрләрдә еш кына ЮХИДИ инспекторларының кайда кизү торуы турында хәбәр итәләр. Без каршы түгел. Халык шулай ук тырышып, кагыйдә бозучылар, исерек йөртүчеләр турында хәбәр итсә, тагын да яхшырак булыр иде”, – диде Ленар Габдрахманов. Сүз уңаеннан, халыктан килгән хәбәрләр ярдәмендә инспекторлар быел 235 салмыш йөртүчене вакытында тоткарлый алган. Шамил Гаффаров фикеренчә, исерек килеш рульгә утырган кеше җинаятьчегә тиң. Башкалар исә моннан зыян күрергә тиеш түгел.

Татарстанның баш юл инспекторы юлларда билге кую, сызык сызу эшләренең вакында башкарылмавы турында да әйтте. “Сөйләшәбез дә, таралышабыз. Эш башкарылмаган очраклар бар. Аның бит вакыты билгеләнгән, карары чыккан инде. Гаеплеләрне ачыкларга кирәк, – диде вице-премьер. – Кеше күрсен өчен генә җәза бирәсебез килми, әмма чарасын күрергә кирәк. Һаман бер үк сораулар турында сөйләшеп булмый бит инде”.

 

Эш артачак

1 сентябрьгә әзерлек мәсьәләсенә килгәндә, Ленар Габдрахманов Татарстанда “Игътибар – балалар!” операциясе узасын, машина күп булудан файдаланып кагыйдә бозарга ирек бирмәячәкләрен, моның өчен юлда “гаишник”лар саны артасын әйтте.

Балалар иминлеге турында Татарстанның Фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов та сөйләде. Сабыйлар юлда йөрү тәртибен кечкенәдән белеп үссен өчен бакчаларда 700дән артык махсус кабинет һәм 178 автосыйныф эшли икән. Министр чыгышыннан аңлашылганча, чаралар даими уздырылып тора, әти-әниләргә дә киңәш бирәләр. Республикада 20 меңгә якын укучыны 791 автобус 86 маршрут буенча йөртә. Быел районнарга яңа 200 автобус кайтты. Шул рәвешле, балаларны утыртып, юлга иске машиналарны чыгармаячаклар. “Быел 9нчы сыйныфны 37 мең укучы тәмамлады. 1нче сыйныфка исә 57 мең бала керә. Димәк, безгә дә күбрәк эшләргә туры киләчәк”, – диде Борһанов.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 

 


Фикер өстәү