Берничә түгәрәккә бирүдән кемгә файда: ата-анагамы, әллә балагамы?

Бүген кайбер әти-әниләр сабыйлары биләүсәдән төшмәс борын төрле түгәрәкләргә яздыра башлый. Мондый әти-әниләрне, баланың балачагын урлый, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. 3-4 яшьлек сабыйны гимнастика, хоккейга һәм башкага бирүдән файда бармы? Бу аларны кечкенәдән чемпион итү теләгеме, әллә тәрбиягә өйрәтү, сәламәт итәргә тырышумы?

5 яшькә кадәр 2899 сабый түгәрәккә йөри

Татарстан Спорт министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада 171 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли. Шуларның 30ы – Олимпия резервы спорт мәктәбе. Алар 72 спорт төре буенча спортчылар әзерли.

2020 елның 1 гыйнварына китерелгән саннарга караганда, спорт мәктәпләрендә 90735 кеше шөгыльләнсә, шулар арасында 5 яшькә кадәр сабыйлар 2899 бала тәшкил итә. Спорт мәктәпләрендә 3 меңнән артык тренер исәпләнә. Балаларның спорт мәктәпләренә әзерлек төркемнәренә кабул итү яше федераль стандартлар буенча билгеләнә. Әйтик, нәфис гимнастикага – 6, йөзүгә, дзюдога – 7, волейбол, чаңгы, футбол, хоккейга 9 яшьтән кабул итәләр. Методик һәм медицина ягыннан шартлар булганда, сабыйларны спорт-сәламәтләндерү этабына дүрт яшьтән тупларга мөмкин.

Урамда йөртү яклы түгел

– Кызыбыз Айгөлне 3 яшьтән бию түгәрәгенә биргән идек. Бер елдан, тренеры киткәч, өстәл теннисына илттек. Бу – Олимпия резервы мәктәбе. Башта айга 1200 сум түләсәк, бер елдан нормативларны үтәгәч, түләүсез бүлеккә күчерделәр. 4,5 яшьтә ул кулына ракетка тотарга, кагыйдәләргә өйрәнде. Атнага өч тапкыр йөри. Баланы чемпион итү, тизрәк акча эшләсен дигән уй бөтенләй булмады. Иң мөһиме – балага кызык булсын. Спорт түгәрәгенә иртә яздыру баланың балачагын урлый дип тә санамыйм, – ди Казанда яшәүче 4 бала анасы Сәрия Закирова. – Киресенчә, бу яшьтә энергияләре ташып тора. Өйдә сикергән бала егылып кулын яки башка җирен имгәтергә мөмкин. Монда хәтта дөрес итеп егылырга да өйрәтәләр. Кызыбыз кечкенәдән вакытын дөрес итеп бүләргә, мөстәкыйльлеккә өйрәнде. Балаларның урамда каңгырап йөрүенә каршы мин. Түгәрәктә булгач, күңел тыныч. Телефон белән дә мавыкмыйлар. 3-4 яшьтән сабыйларын фигуралы шуу, хоккейга бирүчеләрне дә беләм. Әлбәттә, бу – чыгымлы түгәрәкләр. Кечкенәдән шөгыльләнгәнгәме, алар аны ташламый.

Тукай районының Биклән авылында яшәүче Гөлназ Ганиева көрәшче буларак билгеле. Аны да 4 яшьтән түгәрәккә йөрткәннәр икән. Көрәш түгел, бию түгәрәгенә.

– Без башта Әгерҗе районының Салагыш авылында яшәдек. Мин бакчага йөрмәдем, әни гимнастикага бирде. Аны җиңелләрдән димәс идем. 1 сыйныфта мәҗбүриләп шпагатка утырттылар. Иртә бирүнең зыянын күрмим, тән сыгылмалыга әйләнә. Буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул диләрме әле? Күнегүләрне ясарга авыррак булачак. Ун ел дәвамында төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым, – ди ул.

Аңа 14 яшь вакытта гаиләләре Бикләнгә күченә. Гимнастика түгәрәге булмагач, Гөлназ көрәшкә языла. «Кызганыч, көрәшкә кызлар йөрмәгәч, малайлар белән көрәшеп йөрдем. Ирем туктатмаса, әле дә шөгыльләнгән булыр идем. Хәзер бала тәрбиялим, аңа ике ай. Балабызны биюгә бирсәм дә, көрәшкә бирмәс идем. Тән ватыла, үземә дә җәрәхәтләрдән берничә операция ясатырга туры килде. Хәзер матурлык турында уйлыйм. Узган ел районда Сабан туе гүзәле булып танылдым, – ди Гөлназ.

Мәҗбүриләүдән файда юк

Казан федераль университеты профессоры, Фундаменталь медицина һәм биология институтының Физик культура, спорт, дәвалау физкультурасы теориясе һәм методикасы кафедрасы мөгаллиме Ринат Абзалов әйтүенчә, 10 яшькә кадәр баланы мәҗбүри рәвештә шөгыльләндерергә, ярышларга җибәрергә ярамый. Чаңгы, авыр атлетика, йөгерүгә 11-12 яшьтән бирергә кирәк. Физкультура белән 3 яшьтә дә шөгыльләнә башларга була, ләкин спорт белән түгел. Әйтик, әтисе өйдә күнегү ясый, бала аны кабатлый, арыгач, барып утыра, тагын дәвам итә. Менә шулай дөрес. Тренерлар да шулай эшләргә тиеш.

– Бездә бай әти-әниләр балаларын тренерлар янына үзләре алып бара. Акча түлибез, шөгыльләнсен генә, диләр. Скрипка, баянга бу яшьтә берәү дә бирми бит. Ә спортка китерәләр. Иртә биреп, зур хата ясыйлар. Тренерлар сәләтле балаларны үзләре эзләп табарга тиеш. Әти-әниләрнең бурычы – балаларына махсус тикшерү уздыру, дөрес тукландыру, йокы режимын саклау, – ди биология фәннәре докторы Ринат Абзалов. – Татарстан спорт мәктәпләренең нәтиҗәлелеге 5 процент кына. Меңләгән бала йөри, ә җыелма командаларга сайлап алырга кеше юк. Мәҗбүриләп, көчләп эшләтү бервакытта да файда китерми. Мин балконнан мәйданчыкта футбол, хоккей уйнаучы балаларны күзәтәм. Кайчак яннарына чыгып, хәлләрен дә белешәм. Алар көн буе мәйданчыкта уйныйлар, ләкин арымыйлар. Арыган очракта эскәмиягә барып ял итәләр. Тренерлар исә, әйдә, әйдә, дип ял итәргә вакыт бирмиләр. Ахыр чиктә баланың сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Тренерларның белемле булуы да бик мөһим. Мәскәү, Татарстандагы бер генә вузда да балалар тренерлары әзерләнми. Фигуралы шуу, нәфис гимнастикаларда балалар йөгерә, уйный, остазлары карап тора. Бу бик дөрес. Мин һәрвакыт үз шәкертләремә, балалар белән уйнап, елмап шөгыльләнегез, дим. Уйнап шөгыльләнү – төп кагыйдә. Бездә физкультура буенча закон юк. Бу – трагедия.

САН

Республикада 5 яшькә кадәрге 765 бала – йөзү, 578е – спорт гимнастикасы, 481е – фигуралы шуу, 423е хоккей түгәрәкләренә йөри.

Баланы түгәрәккә бик иртә бирергә ярыймы?

Фикер:

Казандагы «Хезмәт резервлары» стадионы директоры Руслан Минабетдинов:

3-4 яшьтән балаларны гимнастика, хоккей кебек түгәрәкләргә бирергә ярамый. Бу вакытта баланың умырткалык баганасы формалашып бетмәгән була. Шөгыльләнгән вакытта килеп чыккан тайпылышлар гомер буена җәрәхәт калдырырга мөмкин. Бездә балаларны кабул итүнең яше билгеләнгән. Әйтик, футбол, көрәшкә мәктәп яшенә җитмичә кабул итмибез. Элек әти-әниләр арасында түләүле түгәрәкләргә балаларын памперста килеш китерүчеләр дә бар иде. Хәзер мондый нәрсә күзәтелми. Кайбер әти-әниләр кызларын 3 яшьтән мәҗбүриләп шпагатка утырта. Бу бит аларның сәламәтлегендә ана булгач та чагылыш табарга мөмкин. Әти-әниләр балаларын кечкенәдән спортка тартып, чемпион итү, тизрәк акча эшләү турында уйлый. Әмма бөтенесе дә чемпион булып бетә алмый. Беренче чиратта, сәламәтлек мөһим. Хоккей, гимнастикага исә 5-6 яшьтә биреп була. Аларны башта әкренләп шуарга, күнегүләр ясарга өйрәтәләр.

Алла Твардовская, КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү белгече:

– Теләсә кайсы яшьтә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү мөһим. Хәзер түгәрәкләрдәге күпчелек программалар балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Балада ниндидер спорт төре белән кызыксыну булганда, түгәрәкләргә бару яхшы. Физик активлык баш мие эшчәнлеген яхшырта, командада  шөгыльләнү исә аралашырга өйрәтә. Пандемия вакытында балаларның хәрәкәтләнүе кимү гаджетларда утырырга күбрәк вакыт калдырды. Шуңа күрә түгәрәк белән ялны чиратлаштыру баланың үсеше өчен уңышлы булачак. Ләкин шуны белү мөһим: мәктәпкәчә яшьтәге баланы берьюлы 3-4 түгәрәккә яздыру начар. Иң кызыклы һәм туры килә торган бер секцияне сайларга кирәк.


Фикер өстәү