Наполеон торты әзерләү ЫСУЛЫ

Әлеге ысул бик ансат, пешереп торасы да юк, ә үзе бик тәмле!

Кирәк булачак:
Йомырка-1
Шикәр-80 гр
Крахмал-1 чәй кашыгы
Сөт-300 гр
Атланмай-60 гр
Ләвәш-1 кап

Ясыйбыз:

Йомырка белән шикәрне туглыйбыз. Шикәр эреп бетәргә тиеш. Крамхмал салып яхшылап болгатабыз.

Сөтне кайнатабыз һәм шул ук массага әкренләп салып болгатабыз.

Өй температурасында эрегән атланмайны блендерда йомшартып, шул ук массага салып болгатабыз — крем әзер.

Ләвәшне табада майсыз гына кыздырып алабыз. Ничә кат телисез шул кисәкләргә бүлеп арасына крем сылап тезеп чыгыгыз. Өстенә вакланган ләвәш сибеп җиләк-җимеш белән бизәсәгез була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 


Фикер өстәү