Кымыз җитештерүче: «Көтүлек янында урманы да, файдалы үләннәргә бай болыны да булганга, безнең кымыз сихәтлерәк, диләр»

Тау башына салынгандыр… «Сәлахов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы. Кисмәс елгасы янындагы гаять матур урында урнашкан бу хуҗалыкны күрү белән, нәкъ шушы юллар искә төште.

https://youtu.be/1kYEjzqwhQo

Айзат Сәлахов атлар асрый, кымыз һәм казылык җитештерә. 29 яшьлек фермерның авылга, терлеккә, аеруча атларга мәхәббәте җанына, канына сеңгән. Гомумән, Сәлаховларның нәселенә ат җене кагылган булып чыкты: Айзатның бабасы – Имам ага ярты гасырга якын бригадир булып эшләгән, техникадан баш тартып, бары тик атта гына йөри торган булган. Әтисе Шәйдулла да кечкенә чагыннан ук атлар тирәсендә кайнаган, бүген районда авыл хуҗалыгы комплексын җитәкли. Меңәрләгән савым сыеры, йөзәрләгән аты булган хуҗалык өчен җавап бирү белән беррәттән, улына ярдәм итәргә, туплаган тәҗрибәсен Айзатка тапшырырга тырыша.


Айзат үзе Казанда яшәп караганнан соң кире авылга кайта. Хәзер көннәре атлар янында уза. 200ләп баш атның һәркайсына исеме белән эндәшә.
– Кечкенә вакытта әти безгә күчтәнәчкә кымыз алып кайта иде. Бик яратып эчә идек. Үзебездә дә кымыз җитештерергә уйладык. Әлегә күпме сорыйлар, шулкадәр әзерлибез. Туктап торганыбыз юк, – дип сөйләде ул.
Көтүлекнең бер ягында – куе урман, ә хуҗалык урнашкан болын файдалы үләннәр белән тулы. Сәлаховлар фермасында җитештерелгән кымыз шуңа да тәмле, файдалы үзлекләргә бай, диләр. Күңел биреп эшләүләре – тагын бер сәбәп.
Алар казылык та ясый. Анысын чит шәһәр-төбәкләрдән килүчеләр дә яратып ала икән.
Дөрес, керем чыгымнарны каплап бетерә алмый, ди Айзат. Тик зарланырга, кул селтәргә ашыкмый – үзенә, күңеле тарткан эшенә ышаныч белән карый.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү