Казан җәй айларында ял итү өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән

Татарстан башкаласы җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына кергән. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча туристлар Казанда 3,2 төнгә туктала, моңа уртача 2411,2 сум акча сарыф итә. Рейтингта беренче ике баскычта Санкт-Петербург (анда ял итүчеләр 4,4 төнгә туктала һәм моңа 2977,7 сум акча тота) һәм Ростов-Дон (1,1 төн һәм 2127,3 сум) урнашкан.

«Исемлек туристлар тарафыннан 2020 елның 1 июненнән 31 августка кадәр торак өчен түләнгән заявка мәгълүматлары нигезендә төзелгән», — дип белдерделәр матбугат хезмәтендә, дип яза Татар-информ.

 


Фикер өстәү