Һавада коронавирус бармы-юкмы икәнен билгеләүче прибор уйлап тапканнар

Россиядә Зверев исемендәге Красногорск заводы (“Ростех” дәүләт корпорациясенә керә), Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты белән берлектә, һавада вирусларның, шул исәптән COVID-19 вирусының бармы-юкмы икәнен ачыклаучы прибор эшләгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Предприятие директоры Александр Новиков әйтүенчә, биредә сүз “Детектор-БИО” приборы турында бара. Россиядә моңарчы күрелмәгән әлеге җиһаз һавада вируслар, бактерияләр һәм токсиннарның булу-булмавын ачыклау мөмкинлеге бирә.

Новиков сүзләренә караганда, мондый прибор ярдәмендә һава пробасына анализ ясауга, вирус-бактерияләрнең күпме булуына карап, 10-30 минут чамасы вакыт кирәк булачак.

Приборны дәүләт дәрәҗәсендә сынау июнь аенда ук төгәлләнгән инде. Хәзер аны сертификацияләү эшләре алып барыла.

 

 

 


Фикер өстәү