«Рубин» – уртада. Татар-башкорт уенында хәлиткеч тупны Корея уенчысы кертте  

Казан командасы рәттән икенче җиңүен яулады. «Ак барс-Арена»да узган очрашуда Леонид Слуцкий футболчылары 3:0 исәбе белән «Уфа»ны отты. «Рубин»ның әлеге тренер белән мондый зур исәп белән уңышка ирешкәне юк иде әле. Уенның язмышын яңа футболчылар хәл итте.

Россия футболы коточкыч тизлек белән яши. Әле бер ай элек кенә узган сезонга нокта куйдылар. Чәршәмбе көнне исә командалар яңа турнирның бишенче матчына чыкты. Вакыйгалар җитәрлек. Беренче өч очрашуда «Рубин» уенчылары нибары бер очкога ия булды. Тәүге очрашу баш тренер Леонид Слуцкийның хөкемдарлар белән әйткәләшеп, аннары  алардан зарланган зур нотыгы белән истә калды. Бу хәлләр остазга зур штраф салу белән тәмамланды. Икенчесендә якташларыбыз үз кырында «Урал»ны ота алмады. Сочида узган өченче матчта исә ахырда җиңүне кулдан ычкындырдылар. Шул рәвешле Леонид Слуцкийның чигенер урыны тагын да кимеде. Әлеге хәлләрдән соң баш тренерның осталыгына карата шик белдерүчеләр дә арта башлады. Янәсе, сөйли белә, нәтиҗәле уен гына күренми.

Сочидагы уеннан соң азрак сөйләшә башлаган остаз һөҗүмгә яңа уенчылар белән барырга карар кылды. ЦСКАга каршы матчта уен кырына, ниһаять, «Зенит»та уйнап танылу алган Олег Шатов белән әлегә кадәр АКШта чыгыш ясаган Хван Ин Бом чыкты. Россия җыелма командасының элеккеге футболчысы команданың ныклыгын арттырды, Корея уенчысы әлеге уенда «Рубин»га җиңү китергән һөҗүмдә катнашты.

«Уфа»га каршы узган очрашуда исә Ин Бом уен кырына икенче таймда гына чыкты һәм бер минут дигәндә тәүге тубын да кертте. 23 яшьлек Корея футболчысы үзе дә уйный, башкалар белән дә уртак тел таба ала. Бу ил халкына хас кагыйдә үтәүчәнлеге исә аның командада югалып калмаячагына ишарәли.

Башкортстан командасы капкасына калган ике тупны Денис Макаров кертте. Әле узган ел гына «Нефтехимик»та туп типкән футболчы шул рәвешле яңа сезондагы голларын 4кә җиткерде һәм Россия премьер-лигасында беренче урынга чыкты. Казан футболы тамашачысына яхшы таныш Азмун белән Нобоаның да күрсәткечләрне шундый ук. Әмма алар һәр матчта диярлек баштан ахырга кадәр уйный. Макаров исә, уртача алганда, 34 минут саен бер туп кертә! Әйтүләренә караганда, бу уенчыны ЦСКА да үзенә алырга теләгән. Әмма Макаровны Казанга килергә Леонид Слуцкий күндерә алган, диләр. Ин Бомны АКШтан чакырып кайтарганда да баш тренерның өлеше зур булган. Шул рәвешле, ул үзенә яңа команда тупларга тырыша.

Биш очрашудан соң «Рубин» турнир таблицасында сигезенче урынга урнашты. Киләсе очрашуны Казан командасы 30 августта үз кырында «Тамбов»ка каршы уздыра. Әлеге уен 29ы көнне буласы иде, әмма аны бәйрәм көнгә махсус күчерделәр. Бу очрашуда командадан нәрсә таләп ителгәнен чамалау кыен түгел.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 Фото: www.rubin-kazan.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү