«Созвездие – Йолдызлык»ның хәзер үз театры бар: аны ачуда Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров катнашты

Әлеге тарихи йортта башта татар ТЮЗы яшәде, хәзер «Созвездие-Йолдызлык» театры. Оештыручылар әйтүенчә, хәзер инде Татарстанның үз музыкаль театры барлыкка килде.

– Татарстанда ел саен 70 – 90 мең сәләтле бала белән эшләүче «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте булу белән горурланабыз. Аларның кечкенә генә эш бүлмәсе бар иде, мондый мөмкинлекләре булмады. Безнең Опера театрыбыз да бар, ә бу – мини опера театры. Сез монда иҗат итә аласыз. Сезнең чыгышны караганда, концертларга яшьләрне аз җәлеп итәбез икән, дигән фикер туды. Талантларны чит илдән эзлибез, ә бит алар үзебездә дә җитәрлек, – диде ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Президент яңа үзәкнең Казаннда Киров районына мәдәни импульс бирәчәген билгеләп узды. Ул яңа театрны ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан халыкка бүләк дип атады.


Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
– Татарстан Президентының авыл балаларына игътибары, алар сәләтләрен үстерә алсын өчен күпме көч һәм энергия түгүе һәрвакыт сокландыра иде. Тора-бара алар танылган артистларга әверелер һәм илебезне танытуга зур өлеш кертерләр, – диде ул.
Алафузов йорты нинди үзгәрешләр кичергән соң? Биредә тамаша залы 300 кешегә исәпләнгән. Анда автомат рәвештә җыела торган урындыклар куелган, оркестр чокыры исә күтәрелә торган итеп тә ясалган. «Йолдызлык» бу мәйданда Татарстанның һәм Россиянең театраль вузлары белән хезмәттәшлекне җәелдерергә, опера һәм драма юнәлешендә практик белем бирергә, уникаль актерлык мәктәбен оештырырга, иҗади вуз студентларын эш белән тәэмин итәргә җыена. 2018 елда Алафузов йортындагы театрда ремонт-реставрация эшләренә 94 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ә узган елны ремонтка дип 161 миллион сум акча бирелгән. Быел төзекләндерү эшләрен тәмамлау һәм җиһазлар сатып алу өчен 512,8 миллион сум акча тотылган.

Әлеге театр ике телле санала. Димәк спектакльләр рус һәм татар телләрендә барачак. Оешма үзе драма, музыкаль театрлар, эстрада сәнгате, опера сәнгате юнәлешләрендә эш алып барырга җыена. «Йолдызлык»ның репертуары бай, ул елына 8 спектакль чыгара. Театрның сәнгать җитәкчесе – Дмитрий Туманов, баш режиссеры – РИТИ-ГИТИСның кафедра мөдире Михаил Борисов. Чираттагы режиссерлар итеп Гүзәл Сибгатуллина, Диана Сәфәрова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Марина Михайлова кабул ителгән. Театр труппасында актерлардан Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Владимир Шнитко да бар.
Ачылу тантанасында исә «Ла Скала» театры солисты Рузил Гатин, Башкортстан җырчысы Аделина Миңнебаева, «Голос. Балалар» проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.


Фикер өстәү