Гашүрә көнен ничек уздырырга? Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашүрә көне якынлашу уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Иртәгә, кояш офык артына күмелгәннән соң (28-нче августта), ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аендагы иң мөбарәк көннәрнең берсе керә. Мөселманнарга әлеге айның унынчы көне Гашүрә көне буларак билгеле.

Раббыбыз бу көнне ни өчен шулай олылый соң? Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казаларны җиңеп үлемнән котылганнар. Мисал өчен, бу көнне Ибраһим галәйһиссәлам – уттан, Юныс галәйһиссәлам кит карыныннан котылган, Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан һ.б. Әмма Коръәндә телгә алынган иң тәэсирле тарих булып Муса галәйһиссәламнең тормыш вакыйгалары торадыр, мөгаен.

Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламнең ихлас догасын кабул итеп, Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраил улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана. Бу кыйссада бөтен кешелек дөньясына иман ныклыгы, Яралтучыбызның ярдәменә ышану һәм Аның рәхмәтенә өмет итү турында, шулай ук Раббыбызга иман китерүдән баш тарткан фиргавеннең тәкәббәрлеге хакында гыйбрәт бар.

Шунысы игътибарга лаек, Гашүрә көнен мөселманнар гына түгел, яһүдиләр һәм нәсаралар да олылаган. Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд ﷺ Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең бу көн уңаеннан Муса галәйһисәламнән үрнәк алып ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң Рәсүлебез ﷺ дә бу көндә ураза тотарга өнди. Димәк ки, ураза тоту Гашүрә көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк.

Кадерле дин кардәшләрем! Гашүрә көне тарихыннан күренгәнчә, Раббыбызга илтүче бер генә юл бар һәм ул Җәннәткә юнәлгән. Аны хакыйкатькә төшенгән, ихластан Аллаһыга ышанган, гыйбадәт кылган һәм Аның әмерләре белән яшәгән кешеләр генә үтәргә сәләтле. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең хак юлында игелекләр кылырга ярдәмен бирсә иде, — диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.


Фикер өстәү