Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан һәм Башкортстан үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия»

Татарстан һәм Башкортстан үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов тугандаш ике республика арасында барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. “Безнең халыкларны уртак тарих, мәдәният, милли традицияләр, дин, телләрнең һәм икътисади мәнфәгатьләрнең охшашлыгы берләштерә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеле булганча, былтыр төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында яңа килешү һәм аны 2019-2021 елларда тормышка ашыру буенча чаралар планына кул куелды. Уфада Татарстан вәкиллеге эшләп килә, Казанда  да Башкортстан вәкиллеген ачу буенча эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов төбәкара сәүдә әйләнеше күләменең чама белән 34 миллиард сум тәшкил итүен әйтте. Татарстаннан күрше республикага йөк автомобильләре, шиннар, терлек азыгы, пыяла һәм төзелеш материаллары, халык куллануы товарлары, медицина җиһазлары һәм суыткычлар җибәрелә. Татарстан исә башкорт җитештерүчеләреннән бензин, автобуслар, азык-төлек, цемент, түбә материаллары, химия продукциясе, дарулар, көнкүреш техникасы сатып ала. Татарстан предприятиеләре Башкортстандагы коллегалары белән партнерлык элемтәләрен уңышлы үстерә.

Татарстан Президенты нефть-газ-химия тармагында, машина төзү, энергетика һәм энергетика ресурсларын сак тоту, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә, социаль өлкәдә үзара файдалы хезмәттәшлеккә кызыксыну белдерде. “Югары технологияләр, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәгариф өлкәләрендә үзара эшчәнлекне киңәйтү мөһим. Хәзерге вакытта республикада Башкортстаннан күп кенә студентлар белем ала. Безнең студентлар да сездә укый. Базар таләпләренә һәм инновацион таләпләренә җавап бирүче кадрлар әзерләү көндәшлектә өстенлек тудыра. Татарстанда югары мәктәпне модернизацияләү эше алып барыла, икътисад тармаклары өчен кадрлар әзерләүче ресурслар үзәкләре үстерелә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Башкортстанда бик күп татарлар яшәвен искәртте. Татарстан Президенты аларның мәдәни һәм рухи ихтыяҗларына, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибары өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. “Безнең төбәкләр мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт хәрәкәте һәм туризм өлкәсендә берлектә эшләү өчен әйбәт мөмкинлекләргә ия. Дуслык мөнәсәбәтләрен кору өчен иң мөһиме шул”, – диде Татарстан Президенты.

Радик Хәбиров, үз чиратында, башкорт шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл кую проектын тормышка ашыру өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Безнең өчен – татар-башкорт дуслыгы символы, халыкларыбызның бердәмлеге символы бу”, – диде ул.

Башкортстан башлыгы Татарстан халкын ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан котлап, республиканың искитмәле үсеш юлы узуын билгеләп  үтте. “Бүген Татарстан – илебездә иң динамикалы төстә үсеп килүче төбәкләрнең берсе. Без сезгә тигезләшәбез, сездән өйрәнәбез, сезнең белән даими элемтәдә торабыз”, – диде ул.

Радий Хәбиров төбәкләр арасындагы икътисади хезмәттәшлекне югары бәяләде. “Татарстанның иң зур нефть-газ чыгаручы һәм нефть химиясе предприятиеләре Башкортстандагы партнерлары белән актив эшли. Саннар товар әйләнешенең үсүе турында сөйли. Мондый очрашуларның  алга таба да үзара сәүдәне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам”, – дип өстәде Башкортстан җитәкчесе.


Фикер өстәү