Бакчачылык ширкәтендә йорт төзегәндә салым кайтарып буламы?

Бакчачылык ширкәтендәге җиребезгә йорт җиткерергә уйлаган идек. Анда йортны салган очракта, төзелеш өчен тотылган акчадан салым вычеты кайтара алабызмы? Йорт салу ике миллион сумга чыкса, иремә дә, миңа да 260ар мең сум  акча кайтачакмы?

Гүзәлия Зарифуллина. Казан

Сорауга Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5енче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин җавап бирә.

–  Бакча кишәрлегендә йорт төзеп, шуны теркәгәндә, ул торак йорт дип рәсмиләштерелсә, салымны кайтарып булачак. Торак дигән сүз язылмаса, кайтарылмый. Йорт бер яки ике һәм аннан да күбрәк кеше исеменә теркәлергә мөмкин. Бу очракта законлы никахтагы ир белән хатын торак йорт төзеп керсә һәм анда теркәлсәләр, вычетны икесе дә кайтара ала. Торак йорт төзү чыгымнары 4 миллион сум һәм күбрәк булган икән,  иргә дә, хатынга да 2шәр миллион сумнан 260ар мең вычет кайтарырга рөхсәт ителә. Төзелеш чыгымы 2 миллионга төшсә, шуннан чыгып, берсе 13 процент салым (260 мең) кайтара яки икесе дә аның берәр миллион сумыннан кайтара. Моның өчен милекне сатып алучы яки торак йортны төзүче физик затның рәсми теркәлеп эшләве һәм ай саен 13 процент салым түләп баруы кирәк. Аны кеше яшәү дәверендә бер тапкыр кайтара ала.

Фәния Арсланова әзерләде

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү