Гүзәл Уразова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

Татарстанның Халык артисты Гүзәл Уразова инстаграмында куанычлы яңалыгы белән уртаклашты.

– Бик күпләр: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» — дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифратта.⁣⁣⠀
Гомумән, мин һәрвакыт: «Безнең өч бала булса иде»,- дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз🙏 Көтәбез сине, балам🙏😇⁣⁣, — дигән җырчы.⠀
⁣⁣⠀
Бу хакта әйтәсем килмәгән иде, ләкин яшереп йөреп булмый дип яза ул.
Хакимовлар гаиләсен куанычлары белән котлыйбыз! Сабый Исән-имин тусын!


Фикер өстәү