Су астында калырга тиешле татар авылының соңгы герое: «Әни васыятен тыңлап, монда калдым»

Актаныш районының Өшәр (Семиостров) авылында бер генә кеше яши дигәч, без аның янына барып кайтырга булдык. Ник дигәндә, «ВТ» газетасы бер кешеле авылларны ачыклап, эзлекле яктыртып килә.

Һәркайсында – төрле язмыш, төрле сәбәпләр. Әмма алар арасында Габдулла Хәйбуллин аерылып тора. Безнең героебыз романтика эзләп яки башка сәбәпләр аркасында авылга кире күченеп кайткан кеше түгел. Безнең герой – система таләпләренә буйсынмаган, авылның урыны сакланып калсын дип утсыз, сусыз, газсыз һәм интернетсыз яшәргә риза булган кеше. Чын кеше. Соңгы герой.

Калу

Габдулла абый, ни өчен  шушы авылда ялгыз калырга булдыгыз? Бу сорауны аңа килгән бер кеше бирә булса кирәк. Ул беравык сүзсез басып торды да, карт өянкеләргә күрсәтеп сөйләп китте:

– Олы агачны тамыры-ние белән кубарып алып, каядыр күчерүне күз алдына китер. Үсеп китә аламы ул анда, юкмы? Яшьрәк булса, мөгаен, мантып та китәр иде… Күченү шаукымы башлангач та, әни яшендәгеләр яңа урында яшәп китә алмады. Ишетеп торабыз бит, әле берсе, әле икенчесе дөнья куя. Шуннан әни: «Улым, кузгалмый торыйк әле, аннары күз күрер», – диде. Әни 96 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте. Су басмас, дип әйтә иде ул. Мин инде аның васыятен тыңлап, монда калдым. 2003 елдан бирле ялгыз яшим.

Кырык елдан артык вакыт узса да, Габдулла абыйга ул көннәрне искә алуы җиңел түгел. Яшьли үзеңне ялгызлыкка дучар итү, алты йөз хуҗалыклы авылның җан биргәнен тоеп, күреп яшәү җиңел булмагандыр шул. Анысы гына түгел, Семиостров – җиде утрау – җиде авыл халкының эреп юкка чыгуы, кайсыларының урыслашуы, кемнәрнеңдер эчкечелеккә бирелүе җанын сызлаткандыр. Авыл ничек беткән соң?

– 1979 елны бу авылда 16 хуҗалык калган иде әле. Мин укып кайтып ул вакытларда «дәүләт утында» эшләдем. Алары да күченеп бетсен диеп, утны өзделәр. Калган 15 хуҗалык кайсы кая – Сарапул, Чаллы, Актаныш авылларына таралдылар. Галәмәт хәлләр булды ул. Чәчүлек җирләре эшкәртелмичә калды. Зират күчерелде. Ну ничек күчерелде: тартмаларга башларын баш санынча, сөяген сөяккә аердылар да үргәрәк алып менеп, бер траншея казып, шунда күмделәр. Өлкәннәр йөрәкләрен учларына кысып, көчкә түзделәр ул вакытта. Әни күченүне күтәрә алмас иде, дип уйладым шул чакта. Тәвәккәлләп калырга булдык. Ут беткәч, бензин белән эшли торган генератор ясап куйдым, баллонлы газга күчтек тә, яши бирдек. Бик күңелсез булганда телевизор карап алам әнә.

Күченү шаукымы шәхси тормышта да эзсез узмый. Габдулла абыйның хатыны мондый шартларда яшәргә риза булмыйча, бүтән авылга китеп бара. Ул хакта героебыз берничә җөмлә белән генә әйтеп куйды:

– Мин аның белән бүтәнчә кавышмадым инде. Байтактан аерылган бит. Кызым бар. Алар бүтән авылда торалар. Монда торасылары килмәде, мин артларыннан бармадым.

Тамырларым монда береккән инде, ди Габдулла абый:

– Миңа 82 яшь хәзер. Тегендә китсәм дә, саргаям, монда да яшәүләре авырлаша. Кышлыкта авыр, бигрәк тә бураннарда. Җәен кеше килеп тора, алай күңелсез түгел. Ә кышлыкта, нигә күчмәдем дип, үзем дә үртәләм.

Габдулла абый кибеткә җиде чакрым ераклыктагы Татар Ямалы авылына барып йөри. Без ул авылга да тукталдык. Барысы да Габдулла абыйны белә, аның турында зур хөрмәт белән сөйли. Кибеттә җәһәт кенә телефон номерын да табып бирделәр.

Аңа бабай дип әйтергә тел дә әйләнми. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди ул үзе. Ә менә кыш көннәрендә авылга йөрер өчен дип үзенә мотоблок та алып куйган. «Яшь бара егетләр, кышка аяклар транспорт сорый башлады», – ди Әлмәндәрләрчә елмаеп бабабыз.

Хәрәкәт дигәннән, Габдулла абый дүрт баш ат, ике баш сыер, сарыклар асрый. Сыерны бозаулагач та саумый. Сөтен сатмыйм бит мин аның, нигә хайванны интектерергә, ди, безнең гаҗәпләнүне күргәч. Аның – үз фәлсәфәсе, тормышка үз карашы.

Хәер, Габдулла абыйны бөтенләй ялгыз дисәң дә, дөрес булмас. Аның янында сеңлесенең малае яши. Тамырыннан аерылганнарның хәсрәтен беләсең килсә, әнә аңа кара, ди Габдулла абый:

–  Сеңлемнең улы кайтты. Сарапулда фатир сатып кайттылар да монда йорт ала алмадылар. Мин аларның тормышларына кысылмыйм инде. Эчү белән мавыгалар. Андый шөгыльләрне яратмыйм. Әле йорт әйбәт, үзем генә торам. Алар будкада. Баштарак йортка керткән идем, бергә яшәп булмасын аңлагач, чыктылар…

Ул күп нәрсәне тел белән түгел, хәрәкәтләре белән аңлата. Җайсызрак сорау бирсәң, битен сыпырып ала. Авыррак булса, карашлары белән офыкларга ук китә. Татар авылы җаны әлегә Габдулла абыйга берегеп яши. Белмим, әллә күпкә, әллә бик азга…

Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә  Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Пермь өлкәләренең 173 мең гектар җире су астында калырга тиеш була. Моңа әзерлек эшләре алдан башлана.  Чәчүлек җирләре эшкәртелми, урманнар киселә, зиратлар күчерелә. Барлыгы 700 мең кеше туган нигезеннән кузгатыла.

Милләт фаҗигасе

Су астында калу куркынычы янаган авыллар язмышын язучы Ленар Шәех тә өйрәнә. Ул Өшәр авылына багышлап берничә фәнни язма әзерләгән. Юкка түгел, Ленар Шәехнең әбисе нәселе шушы авылга барып тоташа:

– 2002, 2005 елларда бу авыл язмышы турында документаль әсәр язган идем. Шул елларда ук Габдулла абый исән чакта фильм төшерергә иде дигән фикер туды. Әлеге ният тормышка ашып килә. Съемка төркеме елның һәр фасылында кайтып, Габдулла абый тормышын өйрәнделәр. Бу – бер кеше фаҗигасе генә түгел. Бу – милләт фаҗигасе. Яшерен батырын түгел, бетүгә таба барабыз. Тел бетә, тел белән халык бетә. Бу яктан караганда Габдулла абый – каһарман. Авылны бөтенесе дә ташлап киткән, ул берүзе калган. 2002 елда аның янына килгәндә әнисе Гөлҗиһан апа да исән иде әле. Сеңлесе дә кайткан иде, хәзер анысы да – гүр иясе. Элегрәк Өшәрдә Сабан туйлары үткәргәннәр, киткән халык нигезләренә кайтып дога кылган. Хәзер алай йөрмиләр инде. Шуңа күрә Габдулла абый турында фильмның чыгуы –  үзенә күрә символ, вакыйга булыр иде. Нинди матур җирләр – далалары, елгалары, атау, урманнары белән кешесез калган җир ул. Совет чорының сәясәте аркасында мәҗбүриләп менә шундый күпме авыл юкка чыгарылган. Инкыйлабка кадәр чукындыру булган, совет заманында мәҗбүри күчендереп халыкны бетергәннәр. Фильмның ролигын гына күрдем әлегә, күргән кадәре дә күңелне йомшартты. Бу хәлне белеп, күреп, тоеп тору җиңел түгел шул.

«Җиде утрау арасында» дигән документаль фильмны төшерергә алынган режиссер Алмаз Нургалиев үз проектларын ил белән күтәрергә ниятли. Иҗат төркеме фильмны тәмамлау һәм Габдулла абыйга электр генераторы алып бирү өчен акча җыю игълан иткән:

– Без милләт өчен авыл нәрсә ул дигән сорауга җавап табарга тырыштык. Ул турыда Габдулла абый, кошлар да туган якларына кайта, дип сөйли. Әйе, хәтерендә авыл образын саклаучылар кайта. Ә бик бәләкәй чакта нигезеннән кубарылган бала хәтерлиме аны? Нигез белән бергә телне, гомумән, милли кодны югалтмыйлармы? Без Габдулла абыйның тормышын күзәтү форматында төшердек бу картинаны. Анда артык сүз кирәкми, барысы да болай да күренә. Габдулла абый тормышы белән яшәдек, аның авырлыкларын бергә күтәрдек. Бүген монтаж, тавыш яздырту бара. Фильмга прокат таныклыгын алып, халыкка таратасыбыз, шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашасыбыз килә. Бу эшкә финанс чыгымнары да сорала. Шуңа күрә без https://planeta.ru/campaigns/gabdulla мәйданында теркәлеп, халыктан акча җыюны башладык. Бер караганда, бу эшне үзебез дә башкарып чыга алыр идек кебек. Ләкин безнең бу проектны сыйфатлы итеп эшлисе килә. Икенчедән, бу идеяне халык белән бергә күтәрәсе килде. Син үз өлешеңне кертәсең икән, әлеге фильм да, бу идея дә сиңа якынлаша бит. Оператор Динар Әхмәтҗанов белән без әнә шул фикердә.

Татарстанда бер кешелек авыллар исәбе алып барылмый. Аның каравы Татар энциклопедиясе белгечләре, 2010 елга кадәрге мәгълүматларга таянып, беткән авыллар исемлеген төзегән. Анда авылларның юкка чыгуы гомумроссия мәдәни-цивилизация проблемасы итеп күрсәтелә. ХХ – ХХI гасыр башында Россиядә 150 мең авыл юкка чыккан. Шул исәптән Татарстанда 1200 авыл яшәүдән туктаган. Юкка чыгу процессы бүген дә дәвам итә. Галимнәр, 252 авыл юкка чыгу алдында, дип кисәтә. Аларда уннан да кимрәк кеше яши. Актаныш районының Семиостров авыл советына караган Чиялек, Наплаво, Чирәм Колагы, Кара яр, Каенлы җиләк, Луговой совхозы һәм тагын 40тан артык авыл юкка чыккан торак пунктлар исемлегендә тора.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү