Быел мәктәпләрдә дәрескә чакырып, кыңгыраулар чыңламаячак. Яңа уку елыннан республикада әнә шундый яңалык кертелә.
1 сентябрь линейкасында 100дән артык кеше катнаша алмаячак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.
– Бездә линейкаларны тыймыйлар, әмма кагыйдәләрне төгәл үтәргә туры киләчәк. Урамда – 100, мәктәп эчендә 50дән артык кеше җыелырга ярамый. Чаралар бер яки ике сыйныф катнашында оештырылачак. Әти-әниләргә битлек кию мәҗбүри. Күп кеше катнашында уздырыла торган башка чаралар үткәрелмәячәк, – диде ул.
Сәрия Мифтахова