ТАССРга 100 ел тулу һәм республика көне уңаеннан 30 августта Мәскәүнең Останкино манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге илчелеге хәбәр итә.
“ 30 август – Республика көнендә Останкино манарасы 10.00 сәгатьтән 22.00 гә кадәр Татарстан әләме төсенә керәчәк һәм котлау да биреләчәк”, — диелгән ведомство сайтында.
Останкино манарасы Россиянең һәм Европаның иң биек корылмасы санала. Ул Россия телевидениесе символы да.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat