Салкын тиюдән коткаручы иң яхшы 5 РИЗЫК

Көз җитеп килә. Димәк, салкын тидерүләр ешаячак. Чирләп китмәс өчен нишләргә? Иммунитетны ныгытырга. Нәрсә дигән сүз бу? Иртәләрен һәр көн саен физзарядка ясау, чыныгу, саф һавада күбрәк йөрү һәм организмның чиргә каршы тору көчен арттырырдай ризыкларны күбрәк ашарга тырышу, дигән сүз.

Ризык дигәннән, бал, кефир,  сарымсак, имбир һәм лимон иммунитетны ныгыта торган иң шәп продуктлар санала. Аларны көн саен берәр аш-суга кушып яки аерым ашау сәламәтлеккә әйтеп бетергесез зур файда китерә.

Сарымсак

Сарымсак файдалы үзенчәлекләре белән гомер-гомергә данлыклы яшелчә. Шешләргә, ялкынсынуга каршы һәм иммунитетны ныгыту өчен искиткеч шәп продукт. Сарымсакны даими куллану бавырны чистартуга, организмны ныгыту һәм стресска каршы көрәшүгә ярдәм итә. Аның бактерияләрне үтерүгә сәләтле фитонцидлар бүлеп чыгаруы гына ни тора! Сарымсакны бездә төрле аш-суга өстәп ашау гадәткә кергән. Тик, озак пешкәндә, аның файдалы үзенчәлекләре тулысынча диярлек юкка чыга. Шуңа күрә сарымсакны чи килеш ашарга яки  ризык пешеп чыгу алдыннан гына өстәргә киңәш ителә.

Имбир

Имбир тамыры витаминнар, минераль матдәләр һәм файдалы эфир майлары чыганагы булып тора. Бактерияләрне юкка чыгару үзенчәлеге ягыннан сарымсакка бик тә охшаш ул. Аппетитны, ашкайнатуны, ашказаны согы һәм үт бүленеп чыгуны яхшырта, йөкле хатын-кызларда укшыту һәм токсикозны бетерүгә ярдәм итә. Имбирны тәмләткеч рәвешендә кулланалар, салатка, соусларга кушып ашыйлар. Инфекцияләргә каршы тору өчен имбирлы чәй эчәләр. Нәтиҗәсе тагын да яхшырак булсын өчен чәйгә тагын бал яки лимон да салалар.

Лимон

Әлеге цитрус җимеше – С витамины чыганагы. Бу аны иммун системасын ныгытуга ярдәм итәрдәй үтә яхшы продуктка әйләндерә. Лимонны чәйгә салмыйча, үзен генә ашау бик файдалы. Ә инде чәйгә яки суга салганда, эчемлекне шундук эчеп куярга кирәк. Юкса кайнар су файдалы үзенчәлекләрен юкка чыгара.

Кәеф күтәренкелеге, С витаминын кирәкле микъдарда алу, иммунитетны “тәртиптә” тоту өчен көн саен кимендә бер телем лимон ашап кую кирәк. Ваклап турап, бал кушылган лимон да – иммунитетны яхшырту өчен бик файдалы ризык.

Бал

Ялкынсынуга, стресска каршы тору, җәрәхәтләрне төзәтү, иммунитетны ныгыту үзенчәлекләре бик борынгы заманнардан ук мәгълүм. Үләннәр һәм җиләк өстәү файдасын тагын да арттыра. Әлеге тәм-томны көн саен куллануның чир-чорны киметүгә ярдәм итүе мәгълүм. Иммунитеты йомшак, чирләшкә кешеләр өчен балга кешью, әстерхан чикләвеге, шулай ук кипкән җимешләр кушып ашау киңәш ителә.

Кефир

Әлеге ризыктагы гөмбәчек ашкайнату эшчәнлеген яхшырта һәм эчәкләрне микроблардан саклый. Кефирдагы D витамины һәм кальций сөякләрне ныгытуга, канда антитәнчекләр булдыруга һәм вирусларга каршы торуга ярдәм итә.

Өй шартларында оеткы һәм сөттән ясалган кефир иң файдалысы булып санала.

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү