Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясе лауреатларын кайда бүләкләячәге билгеле

30 августта «Казан» милли-мәдәни үзәгенең яңартылган бинасындагы Милли китапханәдә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ияләренә тапшырачаклар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Татарстан Президенты матбуга хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановка комплексны тулаем күрсәтәчәкләр.

— Бу китапханә классик стильдәге китапханәдән күпкә аерыла, — дип аңлатты Лилия Галимова. Бина эчендә интерактив мәйданчыклар, кафе, балалар өчен мәйданчык һәм башкалар да булачак.

Татарстан Президенты соңыннан биредә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен бүләкләү тантанасын үткәрәчәк. «Шундый әһәмиятле бинада булуыбыздан файдаланып, чараны шунда үткәрү турында карар кабул ителде «, — ди Лилия Галимова.

Исегездә төшерәбез: быел әлеге дәрәҗәле премиягә Лирон Хәмидуллин, Денис Осокин, Идрис Газиев, Резеда Ахиярованың “Сөембикә” операсы иҗат коллективы — Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко һәм Гульнора Гатина лаек дип табылды.


Фикер өстәү