Лилия Муллагалиевадан сырганак компоты РЕЦЕПТЫ

5 литрлы бер чиләк сырганактан 3 литрлы 10 банка компот чыга.

Иң элек өч литрлы банкаларны әйбәтләп стерильләштерәбез. Сырганакның әйбәтләрен генә сайлап, юабыз. Тишекле чүмечкә салып, кайнап торган суда 10 секунд чамасы тотып алабыз. Суын саркытып, банкаларга тутырабыз. Банкага җиләк никадәр күбрәк эләксә, компоты шуның кадәр тәмлерәк булачак.

Сироп әзерләү өчен иң элек суны кайнатып чыгарабыз. Кайнап торган суга шикәр комы салып болгатабыз (1 литр суга 1 стакан шикәр комы исәбеннән – өч литрлы банкага якынча 2,5 литр күләмендә сироп кирәк). Шуннан шикәрле суны, болгата-болгата, кайнатып чыгарабыз. Һәр банкага яртышар чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп, сиропны сырганаклы банкаларга коябыз. Компотның суы түбәләмә дип әйтерлек булырга тиеш. Банкаларны тимер капкач белән ябып, астын өскә әйләндерәбез һәм җылы әйбер белән төреп куябыз. Кышын, җиләкләрен сөзеп алып, изәргә һәм шуны кайнаган суга салып бераз гына компот өстәргә дә мөмкин. Бик тәмле һәм файдалы эчемлек  килеп чыгачак! Шунысы бар: саклаганда, компот өстендә кызгылт сары элпә барлыкка килергә мөмкин. Әмма аннан зыян юк. Җиләк составында май күп, шул өскә калкып чыга.

 

https://vatantat.ru/2020/08/32566/


Фикер өстәү