Татарстанда дүрт миллион тонна ашлык җыелган

Республика игенчеләре дүрт миллион тонна ашлык җыеп алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә ашлык 1 млн гектардан артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 проценты эшләнгән дигән сүз. Уңыш күләме бер гектардан 37,4 центнер чыга. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләделәр дә инде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» җәмгыяте. Аларда бер гектардан уңдырышлылык гектарыннан 60 центнер чыккан. Актаныш районының «Н. Баян исемендәге җәмгыяте» (уңдырышлылык – гектарына 44,2 центнер), Әлки районының «Хузангай» хуҗалыгы да урып-җыюны уңышлы тәмамлады.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70 проценттан артыграк җир чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

Алда язып узганыбызча, алдынгылар арасында Актаныш районының «Н. Баян исемендәге хуҗалык» игенчеләре дә бар. Алар республикада беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны тәмамладылар.

Җитәкчеләре Айрат Гапсәләмов әйтүенчә, алар урып-җыюга 19 июльдә керешкән булган. 2010 гектар мәйданнан 88 мең центнердан артык ашлык җыеп алганнар. Уңдырышлылык  гектарыннан 44,2 центнерны тәшкил итә.

– Уңышларыбыз узган ел белән чагыштырганда, 9 центнерга күбрәк булды. Мондый уңышка ирешүгә минераль ашламалар кертү шактый зур йогынты ясады, – ди Айрат Гапсәләмов.

Урып-җыюда 4 комбайн эшләгән. Кыр батырлары Илшат Ханнанов, Рамил Шәймәрданов, Равил Сәлимов һәм Вазыйх Хәмәтвәлиев матур һава торышының бер генә көнен дә әрәм итмәгән.

– Быел урып-җыю бик авыр булмады, – ди Рамил Шәймәрданов. – Көн саен төнге сәгать 12гә кадәр эшләдек. Беренче көннән үк ашлыкны чистартып, икмәк пешерү җайланмасында киптердек. Без әле дә урып-җыюны төгәлләвебезгә ышанып бетә алмыйбыз.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү