Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда: «Республикада вазгыять башка төбәкләрдән аерылып тора»

Россия Президенты Владимир Путин Республика көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов белән онлайн форматта очрашу уздырды. Сүз төбәктә коронавируслы вазгыять, икътисад торышы һәм ТАССРның 100 еллык юбилее турында барды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның биш айлык «тәнәфес»тән соң республиканың коронавируска бәйле чикләүләрне киметүнең өченче этабына күчүен, төбәктәге хәлләрнең тотрыклы булуын әйтте.

– Хәзер төп игътибарыбыз сез куйган бурычка юнәлгән. Ул да булса –икътисадны торгызу, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты әйтүенчә, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бүген республикада медицина җиһазлары, саклану чаралары һәм койка-урыннар буенча кирәкле резервлар бар. Ул медицина вәкилләренә 2 млрд сум акча түләнгәнен әйтте.

– Владимир Владимирович, сезнең карарлар нәтиҗәсендә, система нигезен тәшкил итүче оешмаларга да ярдәм итү мөмкин булды. Алар 7 млрдтан артык ташламалы, мәшгульлекне саклап калу өчен 3,5 млрдка якын кредит алды, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – 40 меңнән артык эшмәкәр үз ихтыяҗларына 18 млрд сумга якын субсидия, ташламалы кредиттан файдаланды. Республика тәкъдим иткән чараларны 1200 эшмәкәр кулланды. Алар 1 млрд 800 млн сумга исәпләнгән матди ярдәмнән файдаландылар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, агымдагы елда икътисади хәлнең начараюы республика бюджетына тискәре йогынты ясаган. «Узган ел белән чагыштырганда 31,6 миллиард сумга калышабыз», – диде ул.

Татарстан Президенты Владимир Путинга тәкъдим белән дә чыкты. Ул 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасын озайтырга сорады. Шулай ук бәйрәм чаралары лаеклы төстә узачагына, республика халкы һәм кунакларның кәефе әйбәт булачагына ышаныч белдерде. «Татарстан үзенең 100 еллыгын зур илнең бер лидер төбәге буларак, реаль эшләр һәм казанышлар белән каршы ала», – диде Миңнеханов.

Ил башлыгы Татарстандагы вазгыятькә үз бәясен белдерде.

– Татарстан – гадәттәгечә үзенең халкы, сезнең, командагызның тырышлыгы нәтиҗәсендә инде күп еллар төп күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. Шунысы куанычлы, Татарстанда халыкның артуы дәвам итә. Ул зур түгел, әмма шулай да бар, һәм бу, әлбәттә, Татарстанда кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен саклау, социаль хезмәт күрсәтү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйли, – диде Владимир Путин. – Гомумән алганда, республикадагы вазгыять башка төбәкләрдән аерылып тора. Конкрет сораулар булса, кабат сөйләшербез, республиканың киләчәк үсеше өчен тәкъдимнәрне карарбыз. Сезгә республиканы үстерү юлында башкарылган эшләр өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бөтен республика халкын 100 еллык юбилее белән котлыйм!

 


Фикер өстәү