Фәрит Мөхәммәтшин: «Алабугада кешеләрне ишетә һәм алар белән эшли беләләр»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга районына эшлекле сәфәр кылды.

Фәрит Мөхәммәтшин «Алабуга»ның җитештерүдә төп күрсәткечләр буенча илдә иң яхшы икътисади зоналарының берсе булып торуын билгеләп үтте. Алабуга автомобиль заводында нефть-газ комплексы өчен махсус техника, юл-төзелеш техникасы һәм коммуналь техника җитештерелә. Компания скважиналар бораулау, ремонтлау өчен мобиль җиһазлар җитештерү буенча лидерлар өчлегенә керә. Узган елда заводта 570 берәмлек техника эшләп чыгарылган. Быел алты ай йомгаклары буенча – 130дан артыграк берәмлек техника.  «ЕлАЗ»да 1,1 меңнән күбрәк кеше эшли.

«ЕлАЗ», күп кенә башка производстволар белән чагыштырганда, пандемияне азрак югалтулар белән кичерде», – диде Дәүләт Советы Рәисе, һәм икътисадның барлык тармакларында югалтуларны киметүгә федераль, шулай ук республика дәрәҗәсендә җитди игътибар бирелеп килүен искәртте: «Сату базарларын, партнерларны саклап калу һәм агымдагы ел йомгаклары буенча лаеклы нәтиҗә күрсәтү кирәк. Бездә җитештерү темпын һәм күләмен башкаларга караганда алданрак үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Инвестицияләү өчен яңа мөмкинлекләр табарга кирәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый бурычны әледән-әле куя килә».

Парламент башлыгы моннан бер ел элегрәк районга җитәкче итеп билгеләнгән Рөстәм Нуриевның эшен уңай бәяләде. «Биредә кешеләрне тыңлый һәм алар белән эшли беләләр. Бүген без күргән эш нәтиҗәләре нәкъ менә шул хакта сөйли», – диде ул.

Заводта эшләүчеләр Дәүләт Советы Рәисе һәм район башлыгына торак-коммуналь тарифларга, юл төзелеше, транспорт, территорияне төзекләндерүгә кагылышлы кайбер сораулар бирде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яңа хакимият башлыгы үзенең яңа командасы, депутатлар (аларны безгә сентябрь аенда сайлыйсы бар) белән көн кадагындагы проблемаларны хәл кылу юлларын караячагын белдерде. Илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында бүлеп бирелә торган акча җитди ярдәмгә әйләнәчәк, диде ул.

Шуннан соң парламент башлыгы Нефтьчеләр проспектында «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның барышы белән танышты, халык белән аралашты. Районда барлыгы 30дан артыграк ишегалдын тәртипкә салу планлаштырыла.

Сәфәре азагында Фәрит Мөхәммәтшин КФУ Алабуга институтының «Университетская» гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәп быел май аенда, КФУ Күзәтчелек советы карары белән, 5 нче урта мәктәп базасында оештырылган. Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге белән танышып, педагоглар белән аралашты, туган телләрне өйрәнүнең мөһимлегенә аерым тукталып үтте.


Фикер өстәү