Россия Президенты Владимир Путин Татарстан һәм татарлар турында

  • «Татарстанлылар үз Ватанын ярата, гореф-гадәт һәм традицияләренә тирән хөрмәт белән карый, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгын истә тоталар, бәйрәмдә дә, гадәти көндә дә, кайгыда да, шатлыкта да бергә була беләләр, ярдәм кирәк булган кешеләргә булышалар. Бүген Татарстан Республикасы – лидер-төбәкләрнең берсе. Биредә зур инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырылган, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, энергетика һәм төзелеш комплексларында, социаль өлкәдә зур инициативалар уңышлы гына тормышка ашырыла». (ТАССРның 100 еллыгы белән котлау телеграммасыннан)
http://kremlin.ru/events/president/letters/63564
  • «Бездә татарларсыз мөмкин түгел!» (2015 елда зур матбугат очрашуыннан)

 

  •  «Татарларны алдамакчы. Барып чыкмас!» (2017 елда Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтүчеләр советы утырышыннан)

  •  «Карагыз әле, Татарстан нинди үсештә, мин аңа сокланам, лидер бит ул!»  (2014 елда кырым татарлары белән очрашуыннан)

 

  •  «Казан – күпгасырлык традицияләр яраклашкан, төрле милләт һәм дин кешеләренең тынычлыкта һәм бер-берсенә терәлеп үк яшәүләрен күрсәтүче шәһәр ул». (Россия Президенты вазыйфаларын башкаручы статусында 2000 елда Казанга сәфәре вакытында шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итү буенча Дәүләт комиссия утырышыннан)
Фото: Михаил Козловский
  • «Казан бердәм Россия милләтен формалаштыруда, бердәм Россия халкының формалашуында кабатланмас тарихи роль уйнаган дисәм, арттырып әйтү булмас. Мәскәү белән татар ханлыкларының күп гасырлык мөнәсәбәтләре төрлечә төзелгән. Әмма иң катлаулы чорларда да, конфликтлар барлыкка килгәндә дә, алар милләтара яки дини дошманлык характерын йөртмәгән». (2005 елда Казанның 1000 еллыгына багышланган җыелыштагы чыгышыннан)

  • «Россияне татар коткарган. 1612 елны ополчение башында этник татар Кузьма Минин торган. Ул акча җыйган, үз милкен ополчение туплау өчен биргән. Бу – күпмилләтле Россия халкының икегә аерылып, бүлгәләнүеннән курку алдындагы эчке бердәмлеге турында сөйли. Бу куркынычны россиялеләр нинди милләт һәм дин вәкиленә булуына карамастан тойган». (2014 елда галимнәр һәм тарих укытучылары белән очрашуыннан)

 


Фикер өстәү