Индус Таһиров: «Алга бару беркайчан да чигенүсез булмый»

Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көн – Җир шарында яшәүче һәр татар өчен, һичшиксез, олы бәйрәм. Бүген, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, бу зур җиңүнең нигезен тәшкил иткән тарихны искә алмасак, бигүк дөрес булмас кебек. Әлеге вакыйгаларның үзәгендә кайнаган академик Индус Ризак улы Таһиров та нәкъ менә шундый фикердә.

– Татар – дәүләти халык. Бу хис татарның канына сеңгән. Бүген кайберәүләр татарларны дәүләти халык дип танымаган булалар. Бу дөрес түгел. Илебездә чын-чыннан дәүләти халык – ул татар. Рус галимнәре инде революциягә кадәр үк, дәүләт белән идарә итәргә русларны татарлар өйрәтте, дип язып калдырган. Мәскәү дәүләте Алтын Урда кысасында төзелгән. Шуңа күрә идарә итү мәктәбен дә шуннан өлге итеп алган. Алтын Урда – һичшиксез, бөеклек чоры. Безнең бит әле упкынга төшкән чорыбыз, 1552 елдан башланган  коллык чорыбыз да бар. Монда шуны ассызыклап әйтергә кирәк: татарның исән калуы ислам диненә бәйле. Татарның динсез яшәгән чорлары да булды. Без беләбез, ул вакытларда милләттәшләребезнең саны зур тизлек белән кимеде. Кем нәрсә генә әйтмәсен, татар революциягә кадәр иң укымышлы халык булган. Мәсәлән, китап бастыру буенча руслардан кала беренче урында торган. Бу шулай ук динебезгә бәйле, чөнки һәр авылда кызларны, малайларны аерым-аерым мәдрәсәләрдә укыту көйләнгән. Моның шулай икәнен ул вакыттагы хакимият, галимнәр үзләре дә таныган. Мондый гамәлләр кем тарафыннан эшләнгән соң? Ул чорда бу эшләрне алып бару өчен татарның үз буржуазиясе өлгерә. Бу җәһәттән шагыйрь Дәрдмәндне генә искә алыйк. Буржуазия вәкиле булуына карамастан, аның өчен иң кадерлесе милләт язмышы була. Миңа бу капиталлар бернигә дә кирәкми, милләтем – беренче урында, ди ул. Әйтергә кирәк, шактый гына үзгәрешләр керткән 1905 елгы революциядән иң откан халык – татарлар, чөнки ул әзерлекле була. Революциядән соң ике ел эчендә татар телендә 30га якын газета-журнал чыга башлый. Аларны яшьләр үз теләкләре белән авылларга тарата. Кыскасы, революция татарларда дәүләти хисне уята, милләтебезне аякка бастыра.

: 1917 елгы революциядән соң дәүләтчелекне торгызырга тырышу нинди юллар белән бара?

– Төрле вариантлар була. Ул чорда татарны күп очракта, аерылып чыгып, Россияне таркатырга тырышуда гаеплиләр. Россиядән аерылып чыгуны максат итеп куйганнар, дип сөйлиләр. Мәсәлән, шундыйларның берсе – академик Валерий Тишков. Ул үзенең чыгышларында Идел-Урал  штатын төзергә омтылышны Россиядән чыгуга юнәлтелгән күренеш дип күрсәтә. Югыйсә анда кайсы вәкаләтләрнең Россиягә бирелүе, кайсыларының үзендә калуы хакында бәян ителгән була. Шул рәвешле татарлар 1918 елда ук шартнамә белән яшәү мөмкинлеген күрсәтәләр. Ни кызганыч, бу тормышка ашмый. Әгәр дә Россия шул елларда шартнамәле рәвештә яшәүгә күчсә, бәлки, илебез бүгенгә кадәр исән-имин калган булыр иде. Совет чоры галимнәр тарафыннан төрлечә бәяләнә. Ул безгә республикабызны торгызырга мөмкинлек бирде. Монысы – уңай ягы. Тискәре ягы шунда: Идел-Урал штаты үзбилгеләнү хокукына көйләнгән булса, ТАССР 1920 елның 27 маенда өстән билгеләнгән Декрет ярдәмендә барлыкка килде. Бу – аны шул ук юл белән Декрет хуҗасы юкка да чыгара ала дигән сүз. Әйе, без автономияле республика төзедек. Әмма үзбилгеләнү хокукын үзгәртү төп бурычыбыз булып калды. Бу бик кирәк иде. Чөнки берничә мәртәбә, Никита Хрущев заманында да, республикаларны бетерү мәсьәләсе кузгатылды. Бәхеткә, андый адымга бармый калдылар.

: Бу җәһәттән 1990 нчы еллар нинди мөмкинлекләр ачты?

– 1990 нчы еллар татарларга республиканы үзбилгеләнү хокукын көйләүгә юл ачты.  Мин монда  беренче урында 1990 елның  30 августында кабул ителгән Декларацияне күрсәтер идем.  Безгә ияреп, декларация кабул иткән республикалар булды. Әмма безнеке кебек документ беркемдә дә булмады. Аның эчтәлеге бөтенләй башка. Беренчедән, Татарстан СССР составында да, Россия составында да субъект буларак күрсәтелмәгән. Чөнки 1922 елда СССР төзелгәндә, Татарстан документка кул куймый, Россия генә имзалый. Икенчедән, без Россия составында түгел, киресенчә, союздаш республика хокукларын алып, мөстәкыйль рәвештә имзалануны бурыч итеп куйдык. Бу – Россия белән тигез хокуклы булып, бергә яшәү дигән сүз иде. Моны без махсус позиция дип атадык.

:  Теләсә нинди яңалык каршылыклар китереп чыгара, мондый Декларацияне кабул итү җиңел генә булмагандыр?

– Әлбәттә, көрәшергә кирәк иде. Мәсәлән, «Народовластие» депутатлар төркеме, Декларацияне кабул итәргә телисез икән, үзегезнең Россия составында икәнлегегезне күрсәтегез, дип каршы төштеләр. Без Декларациянең беренче вариантында татар телен бердәнбер дәүләт теле итеп күрсәткән идек. 30 августта башланган сессиядә нәкъ менә  шушы каршылыклар өстенлек алды. Бер якта – «Народовластие», икенче якта – татарлар төркеме. Компромисска килү юлларын табу өчен Минтимер Шәймиев килештерү комиссиясе төзеде. Без рус телен  дәүләт теле итеп кертәбез, әмма сез Татарстанны Россия составында итеп күрсәтмәүгә ризалык бирергә тиешсез, дигән шарт куйдык. Шулай булса да, депутатыбыз Фәндәс Сафиуллин Декларациянең проектын укып чыкты һәм ул шул рәвешле кабул ителде. Бу – бик зур җиңү иде. Әйтергә кирәк, мондый документның кабул ителүендә халык үзе зур роль уйнады. Мәйданнар тулы булды. Чит төбәкләрдән, республикалардан килделәр. Чаллы халкының активлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Халык, һәр депутатны туктатып, теләкләрен җиткереп, үзләре аша үткәрде. Төрле җирләрдән, хәтта чит илләрдән телеграммалар агылды. Аларның барысы да архивта саклана.

: Декларация никадәр генә бай эчтәлекле булмасын, ул – теләк белдерү генә. Юридик көчкә ия түгел. Россияне күндерү, документны таныту ни рәвешле барды?

– Эшне дәвам итү өчен  ике яклы комиссия төзелде. Нәкъ бер елдан, ягъни 1991 елның 12 – 15 августында Мәскәүдә сөйләшүләр башланды. Бу – Россия өчен дә бик абруйлы мәсьәлә иде. Шуңа күрә дә аларның комиссиясен Ельциннан кала икенче кеше – Геннадий Бурбулис җитәкләде, ә безнең яктан Василий Лихачев булды. Ул милләтебез өчен бик зур эшләр эшләде. Безгә: «Сез нәрсә телисез? Ник шушы рәвешле эш итәсез?» –  дигән сорау бирделәр. Без: «Татар халкы канына дәүләт хисе сеңгән. Максатлары – шушы дәүләтне аякка бастыру», – дип җавап бирдек. Шул ук вакытта бу эшне Россиянең бер генә законын бозмыйча эшләвебезне әйттек. Бу сөйләшүдә өстенлек безнең якта иде. Чөнки без бик нык әзерләнеп, документлар җыентыгын үзебез белән алып килдек. Теләсә нинди сорауга шуны кулланып җавап бирәбез. Ә аларда ул юк. Әзерлекләре дә чамалырак. 1918 елда Россия Хезмәт иясенең һәм эксплуатацияләнгән халыкның хокуклары турында Декларация кабул иткән. Шул ук елны ул, Конституциягә кертелеп, юридик документка әйләнгән. Анда, Россия – ул ирекле халыкның дуслыгын, бердәмлеген тәэмин итә торган  федератив дәүләт, дип язылган. Россия составына керү-кермәүне республикалар үзләре хәл итә, дип тә өстәлгән. Бу хакта сөйләп биргәч, Сергей Шахрай, сез нәрсә, Россия составыннан чыгарга җыенасызмы әллә, дигән сорау бирде. Безнең ирекле төстә Россия составына кергәнебез юк, димәк, аннан чыгуны  максат итеп куя алмыйбыз, дип җавап бирдек. Бу сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, беркетмә төзелде. Анда, ике як та, Декларацияләрдән чыгып, килешүләр нигезендә эш алып барырга тиеш, дип язылган. Бу исә Татарстан Декларациясен тану дигән сүз иде.  Тик, ни кызганыч, әлеге сөйләшүләр 16 августта булып, 19 августта ГКЧП башланды. Шулай итеп, безнең документка кул куярга мөмкинлек бикләнде.

: Бу чор Татарстан тарихында бик катлаулы  буларак истә калды…

– ГКЧПны яклаган өчен дип, хәтта Минтимер Шәймиевкә җинаять эше ачылды. Әмма без максатыбызның кемне дә булса яклау түгел, ә республикадагы тотрыклылыкны саклап калу икәнлеген аңлата алдык. Җитәкчеләребезгә карата ачылган эшләр туктатылды. Соңрак исә икътисад темасына сөйләшүләргә игътибар бирелде. Чөнки тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк иде. Шул җәһәттән яңадан ике делегация төзелде. Аның җитәкчеләре Мәскәүдә – Егор Гайдар, Татарстанда Мөхәммәт Сабиров булды. Икътисад темасы булганга, мин ул делегациядә юк идем. Соңрак чакырдылар. Башта пленар утырышның стенографиясе белән танышып чыктым. Шуннан соң Мөхәммәт Галләмовичка: «Безгә  өйгә кайтып китсәк тә ярый», – дидем. Ник дип, бик аптырап калды. «Сез бит, без, һичшиксез, Россиядә, дип әйткәнсез. Һичшиксез түгел бит. Аннан Егор Гайдар, Татарстанга бернинди дә өстенлекләр булмаячак, дигән. Димәк, нәрсәдер көтүдән файда юк», – дип аңлаттым. Кыскасы, төркемнәр көн саен җыелалар һәм бернинди нәтиҗәсез кайталар. Шулай бер сөйләшүгә мине дә чакырдылар. Анда каршы як делегация вәкилләренә Татарстан  Декларациясе, беркетмә турында  аңлаттым. Бу нәрсә дигән сүз соң, диләр. «Анда, Татарстан территориясендәге җир, табигать байлыклары һәм башка ресурслар  – бары тик анда яшәүче халык милке, дип язылган. Бу исә безнең милек бар дигән сүз.  Милек бар икән,  димәк, бер каналлы салым турында сүз бара. Ә салым  ул – мөстәкыйль бюджет. Бюджет – акча дигән сүз. Аны салыр өчен кесә, ягъни милли банк кирәк», – дип аңлаттым. Шулай сөйләшә торгач, күндердек. Соңгы утырышта, сез бу нефть сәнәгате, черек нефть химиясе белән нишләрсез икән, дип шик белдерделәр. Моңа каршы Мөхәммәт Сабиров: «Казан ханлыгы чорындагы кебек сезгә сатарбыз», – дип җавап бирде. Шуның белән таралыштык. Бу безнең өчен тагын бер җиңү иде.

: Сәяси темаларны кузгатырга мөмкинлек булдымы?

– Ельциннан кала икенче җитәкче Геннадий Бурбулис белән очраштык. Нәтиҗәдә ул: «Татарстан  белән бер ел сөйләшү барышында бик күп нәрсәләр үзгәрде. Мин киләчәктә Россия конфедерация элементлары белән федерация рәвешендә үсеш алырга тиеш дип саныйм, диде. Аның яныннан чыккач та, Василий Лихачев, әйдәгез, бу көнне мәңгегә хәтердә калдырыйк, диде. Бер-беребез белән кочаклашып, шатлыгыбызны уртаклаштык.

: Татарстан бәйсезлеге турында референдум үткәрү – ул чорда милләтебез өчен эшләнгән тагын бер батырлык…

– Референдум үткәрүдән руслар да курка төште.  Безнең дә куркырга нигезебез бар иде, чөнки татарлар күпчелекне тәшкил итми, булганнарының да кайберләре каршы төшәргә мөмкин. Россия Конституция суды безнең Декларацияне тыйды. Референдум үткәрү мәсьәләсе Россия Югары Советы сессиясендә каралды. Анда Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул үзен бик батыр тотты. Шунда Конституция суды  рәисе Валерий Зоркин, әгәр әлеге мәсьәләгә без уңай җавап бирсәк, бу – бәйсезлекне игълан итүгә нигез булачак, диде. Судларга, прокуратурага бөтен сайлау участокларын ябарга әмер бирелде. Әмма безнекеләр моны эшли алмады. Нәтиҗәдә 61,4 процент «әйе» дигән җавап белән җиңеп чыктык. Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде, Россия белән ике арада шартнамә төзелде. Төрле үзгәрешләр белән без аны бүгенгә кадәр җиткердек.

: Үзгәрешләр  дигәнебез чигенүләрне дә күздә тота кебек…

– Алга бару беркайчан да чигенүсез булмый. Безнең якта көч юк бит. Армиябез дә юк, башка хокукларыбыз да… Димәк, бу шартларда безгә иң беренче чиратта тынычлыгыбызны саклап калу өчен көрәшергә кирәк. Әйе, килешәм, бик зур чигенүләргә барырга туры килде. Телебезгә дә һөҗүм артканнан-арта бара. Әмма, әйтергә кирәк, мондый тыюлар татарны уятты. Милләттәшләребез, үзебездән башка безне беркем дә якламаячагына инанды. Ничек кенә булмасын, Татарстан махсус статустагы республика буларак танылды. Рәсми төстә булмаса да, аны гамәлдә таныйлар. Татарстан – Президентлы бердәнбер республика. Аның икътисады да башкаларга үрнәк.  Хәзер без үзебездә чыгарылган нефтьнең 80 процентын диярлек эшкәртеп сатабыз. Татарстан Россияне федераль рельсларга бастыруда зур роль уйный.

: Индус Ризакович, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның күптән түгел дөнья күргән «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән мәкаләсе тормышка гаме булган бер генә татарны да битараф калдырмагандыр дип уйлыйк. Сезнең фикерне дә беләсе килә. 

– Президентның чыгышын  искиткеч дөрес, гадел дип саныйм. Ул турыдан-туры телебезне, тормышыбызны аякка бастыруны максат итеп куя. Яшәешебез нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирә. Әгәр бүген эшне Президентыбыз әйткәнчә дәвам итәбез икән, безнең киләчәгебез бар дигән сүз. Иң мөһиме – аның фикерләре халык тарафыннан хупланды. Димәк, без – бердәм, алга баруны дәвам итәбез.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү