Сакаллы сабыйлар каян барлыкка килә дә ничек үрчи?

Италиядә бер бала әти-әнисен судка биргән. «Сабый»ның инануынча, әти-әнисе аңа тамагын туйдыру өчен ай саен 300 евро күләмендә (безнең акча белән 25 мең сум тирәсе) акча биреп барырга тиеш икән. Әмма әти-әни үз вазыйфаларыннан баш тартып, инде биш ел буе улларын матди яктан тәрбияләүдән ваз кичеп яшиләр, ди. Берничә ел элек алар «нарасый»лары белән судлашып, «бала»га ярдәм акчасын 200 еврога гына калдыруга ирешкән. Шуннан соң ике як, үзара тартышып, Югары кассация судына кадәр барып җиткәннәр. Моңарчы башка дәрәҗәдәге судлар «бала»ны яклап килсә, Югары суд әти-әни ягына авышкан: баланың әти-әни җилкәсендә утыруы дөрес түгел, үзе эшләп ашасын дигән.

Казыйлар рәхимсезлек күрсәткән, диярсез инде сез. Әйе, әлбәттә, бала хакы бар. Балигъ булганчы, баланы матди яктан тәэмин итү – әти-әни бурычы. Көнбатышта бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар. Күп кенә илләрдә әти-әниләр фәкыйрьлек сәбәпле балаларын матди яктан җитәрлек тәэмин итә алмаса, бала гаиләдән алына. Сабыйларга карата кансызлык-рәхимсезлек кылынса да (яисә суд кылынган дип санаса да), бала шулай әти-әни тырнагыннан тартып алына. Ювеналь юстиция дигән нәрсә бар. Ювеналь хокук дигәне дә шуның янәшәсендә яши. Шул ук Италиянең бер дипломаты берничә ел элек  Швециядә аздан гына үз улыннан колак какмады. Баласының арт ягына җиңелчә генә шап итеп алган өчен аны әти хокукыннан мәхрүм итә яздылар. Дипломатларның аерым статусы булу гына коткарып калды гаиләнең мәҗбүри рәвештә таркатылуыннан.

Европа илләрендә балалар үзләренең хокукларын яхшы беләләр. Әти-әни аз гына кырыслык күрсәтсә дә: «Сезне судка бирәбез дә безне сездән алалар», – дип куркытучы  «юеш борын»нар еш очрый, диләр. Англиядә яшәүче татар шагыйре Рөстәм Сүлтинең бу турыда сөйләгәне бар, мәсәлән. Әмма без телгә алган очракта әти-әни «сабый»дан котылырга бик риза булыр иде дә бит. Әмма дәүләт «нарасый»ны үз кочагына тартып алырга ашыкмый бер дә, чөнки «бала»га 35 яшь икән инде. Инде үз сакалына чал керергә күп калмаса да, ул үзен тудырган кешеләрнең җилкәсеннән төшәргә бер дә теләми ди. Әмма Югары кассация суды тарихи карар чыгарган: инде бу яшьтә яшьләргә әти-әни җилкәсендә утырудан туктарга вакыт дигән.

Хәзерге җәмгыятьтә яшьләргә үз куышын булдырып, мөстәкыйль тормыш башлавы авыр инде авырлыкка. Җитлеккәч тә әти-әни ярдәменә таяну элек-электән булган. Әйтик, олы улларын башка чыгару, хәленнән килсә, әтиләр өчен күркәм нәрсә. Ярдәм үз түбәсен булдырып, мөстәкыйль яши башлаганчы күрсәтелә икән, куркыныч берни дә юк, билгеле. Монда да чаманы белергә кирәк. Утыз яшьлек «сабый»лар кул кушырып утырып, әтиләр алар өчен ике эштә бил бөксә, бу инде гайре табигый хәл, чикнең теге ягына чыгып китү. Балалар өчен яшәү дигән нәрсә бар бездә. Бөтен көчне, яшәү сокларын шулар өчен тотып, соңгы тиенгә кадәр алар белән бүлешкән әти-әниләр картлыкта еш кына кыен хәлдә кала. Инде ярдәм балага түгел, хәлсезләнгән әти белән әнигә кирәк, әмма ул күрсәтелми. Чөнки балалар «берьяклы хәрәкәт»кә күнеккән, шулай тиеш дип кабул итеп өйрәнгән. Кадерле вакытны хаста әти яки әни өчен бүлү аларга башка сыймаслык хәл булып тоела. Дөресен генә әйткәндә, ярдәм күрәтерлек җае да булмый инде күбесенең: аз акча алып эшлиләр, чөнки ни интеллектуаль сәләткә ия түгелләр, ни куллары эш белми. Җаваплылык дигән нәрсә дә тәрбияләнмәгән. Кыскасы, гомерлек сабый булып калганнар.

Инфантильлек, ягъни олы кешедә бала сыйфатлары сакланып калу безнең җәмгыятьтә, кызганыч, киң таралган. Совет чорында дәүләтнең барлык социаль өлкәне үз өстенә алып, кешеләрне мөстәкыйль тормыш корудан мәхрүм итүе дә этәрде моңа. Без бүген тормыштан зарланучыларның һәм совет чорын сагынучыларның тулы бер социаль төркемен күрәбез икән, моңа барыбызның да күпмедер дәрәҗәдә инфантильләр булуы сәбәп булып тора. Әйдәгез, күңелләрдәге бала сыйфатларын санап карыйк әле: ваемсызлык, мактанырга (мактаганны) ярату, хискә бирелү, артык ышанучанлык, үпкәчеллек, даими хезмәт итүдән баш тарту теләге, үз-үзеңә тәнкыйть күзе белән караудан мәхрүм булу, вәгъдәдә тормау, җавапсызлык, уенчыклар (смартфоннар, тюнинглы автомобильләр) ярату, йолдызнамә һәм күрәзә белән мавыгу, буш сүзне күп сөйләү һәм мәзәк-анекдотларга мөкиббән китү, вакытны дөрес бүлә белмәү… Исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде әле. Игътибар итсәк, нәкъ менә шул сыйфатлардан имин булучыларның гына тормыш тавына зарланмыйча текә менүләрен күрә алыр идек.

Теге зыянлы сыйфатлар каян барлыкка килә дә ничек үрчи соң? Әйтик, төне буе порнографик сайтларда утырып яисә компьютер уеннары уйнап, иртән эшкә соңга калучы утыз яшьлек «сабый» ничек тәрбияләнә? Аның, мәсәлән, үзенең дә ике-өч яшьлек баласы бар бит инде һәм ул гаилә башлыгы һәм туйдыручы булырга тиеш.

Барысы да әти-әниләрнең гипер, ягъни артык игътибарыннан башлана. Бала өчен җан ату даими кайгыртучанлыкка әверелә дә мөстәкыйль рәвештә тын алырга да мөмкинлек бирмибез балаларга. Хәзерге мәктәп системасын тәнкыйтьләүче Америка педагогы Джон Холт «Бала уңышсызлыкларының сәбәпләре» дигән китап язган. Ул анда үзенең Лондондагы Холланд-паркның «маҗаралар мәйданчыгы»нда булуын яза. Мәйданчык үрмәләп менәрлек агачлар, атынырга мөмкинлек бирә торган баулар һәм башка куркыныч нәрсәләр белән тулган. Кайчандыр анда балаларны әниләр һәм әтиләр белән кертә торган булганнар. «Анда барма, монда менмә, тегене эшләмә» дип кычкырып торган әниләр тавышы астында балалар, үзләрен күрсәтергә теләп, артык биек агачка үрмәләгәннәр яки чамасыз катлаулы аттракционнан файдаланган, җитмәсә, әниләрнең: «Хәзер егыласың!» – дип ачыргаланып кычкырулары каушаткан һәм, чынлап та, бик еш егылып төшеп имгәнгән. Әниләрне «мәйданчык»ка керүдән тыеп, балаларны күрми торган урында үзара сөйләшеп көтеп утыра торган иткәч кенә хәл уңай якка үзгәргән. Үзләре генә калган балалар үз иминлекләренә бик җаваплы карый башлаган. Билгеле, алар хәвефле адымнардан тыела алмаган инде, әмма куркыныч булганда уйлап эш итәргә, адымны үлчәп атларга, салкын канлылыкка һәм җыйнаклыкка өйрәнгән. Һәм иң кызыгы: җәрәхәт алучылар беткән.

Безнең тормыш шундый ук аттракцион инде ул, күпкә катлаулырак һәм куркынычрак кына. Балалар утыз-кырык яшьтә дә безнең җилкәдән файдаланмасын, җәмгыять хатын муенында утыручы альфонслар һәм бала табып тәрбияләүдән чирканган чайлдфри хатыннар белән тулмасын дисәк, тыючы тавышларны киметеп, яшьләрне тормыш аттракционыннан мөстәкыйль файдаланырга өйрәтү кирәк булачак. Гаиләдә вазыйфа бүлешеп чыккан җәнҗаллар да, юк-бардан кәеф кырылып, стресс кичеп яшәүчеләрнең буа буарлык булуы да, җәмгыятьнең демографик упкынга төшеп баруы да – сакаллы сабыйлык галәмәте бит, уйлап карасак.

Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү