Лима Кустабаева: «Халык иҗаты сакчыллыкны ярата»

«Быел минем өчен истәлекле ел. Язмышымда зур роль уйнаган Салих Сәйдәшевнең юбилее. Республикам 100 еллыгын билгеләп үтә, Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы». Ул шулай ди дә, тукталып кала. Юкса, минем дә юбилей елым, дип өсти алыр иде. Ил дип көнен үткәргән кеше үз бәйрәмен иң соңгы чиратка куя. «Сәйдәш» мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары, Россиянең халык артисты, режиссер Лима Кустабаева белән әңгәмәбез – халык иҗатының табышлары һәм югалтулары турында.

: Лима Галеевна, сез инде ничә еллар дәвамында: «Татар фольклорын тупларга, сакларга гына түгел, аны халыкка җиткерә белергә дә кирәк», дип чыгыш ясыйсыз. Дистә еллар үтте, бу мәсьәләдә алга китеш бармы?

– Без – бик бай халык. Вакыт узган саен, мин моңа инана барам. Әмма шул байлыкны күрсәтә белергә дә кирәк. Татарның вакыт иләген узган әсәрләре дә, аларны башкаручы коллективлары да җитәрлек. Чыннан да бит, үз вакытында Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова кебек композиторлар халык әсәрләрен эшкәртеп калдырды. Алай гына да түгел, аларның барысының да иҗатында халык әсәрләре нигез булып тора. Шуңа күрә шундый гениаль музыка туа һәм, еллар узган саен, аларның кадере арта бара. Халык иҗаты – бәһасез, уникаль һәм кабатланмас. Нәкъ менә халык әсәренә генә шушы җирлеккә, шушы халыкка гына хас үзенчәлекләр, аның дөньяны ничек кабул итүе, эчке дөньясы салынган. Шуңа күрә халык иҗаты сакчыллыкны ярата. Ә академик музыка ул – бөтен илләргә дә уртак музыка. Ул кабатланмас төсмерләргә бай түгел. Шуңа күрә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә, без Европа илләренә нәкъ менә татар халык әсәрләрен алып чыга идек. Германия булсынмы ул, башкасымы, Азия илләреме – халык татар халык җырларын, биюләрен шаккатып кабул итә иде. Ләкин бу әсәрләр радиода, телевидениедә еш яңгырый дип әйтеп булмый. Мин мәгънәле музыканы, халык иҗатын радио-телевидениедән күбрәк яңгырату ягында. Моннан без бөлмибез, киресенчә байыйбыз гына.

: Менә шул уникальлек костюмда, җырда, биюдә ни дәрәҗәдә сакланган?

– Уникальлек һәрвакыт саклауны һәм яклауны таләп итә. Әлбәттә, халык иҗатын үстерүче, камилләштерүче кешеләр бар бездә. Бу – нормаль күренеш, халык сәнгате заман белән бергә үзгәрергә һәм үсәргә тиеш. Ләкин бу традицион үрнәкләрне бозу бәрабәренә башкарылмаска тиеш. Юкса көлке хәлгә калуың да бар. Мисалга милли киемнәрне алыйк. Хатын-кызларның күлмәге бик күп халыкларда озын булган. Мондый күлмәк хатын-кызны зифа буйлы итеп күрсәтә алган. Дөрес, туника һәм чалбар (шаровар) кебек ике өлештән торган милли киемнәр дә бар. Бу, әйтик, монгол, үзбәкләргә хас. Ләкин татар хатын-кызы беркайчан да киң ыштанны костюмның бер өлеше итеп күрсәтмәгән. Татар хатын-кызында ыштан – эчке кием санала. Ул аны күлмәк астыннан кия һәм озын балтырлы оекбашка яки аяк киеменә кыстыра. Беркайчан да ыштан балагы идәнне себереп йөрмәгән. Эшләгәндә хатын-кыз озын күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, ләкин бу рәвешле ул кеше алдына чыкмаган. Ә менә хәзер сәхнәгә шул ыштанны күрсәтеп чыга башладылар. Балалар булсынмы ул, яшьләр, ветераннармы – нигәдер барысы да тезгә чаклы гына булган күлмәк белән әнә шул киң ыштанны кияләр. Андый кием хатын-кызны бик тупас күрсәтә. Бу турыда аңлатырга, артистларны көлке хәлдә калдырмаска кирәк.

: Еш кына фольклор белән өлкәннәр шөгыльләнә дигән тәэсир кала

– Бу фикер белән килешәсе килми. Балалар, яшьләр коллективлары да бар. Фольклор яшәсен өчен, яшь белгечләрнең булуы кирәк тә инде. Мин һәрвакыт фикер алышу яклы. Тәнкыйть бит ул түбәнсетү түгел, ул – билгеле бер күренешне яхшырту өчен киңәшләр бирү дигән сүз. Бу җәһәттән башкортларның «Баек» телевизион бәйгесен үрнәк итеп алырга була. Анда конкурсант чыгыш ясый, жюри фикерләре белән уртаклаша. Мәсәлән, син бик әйбәт җырладың, ләкин менә бу хәрәкәт артык иде һәм башкалар. Менә ичмасам мастер-класс, менә ичмасам ликбез. Ул сүзләрне бит чыгыш ясаучы гына түгел, телевизор караучы да ишетә һәм хәтеренә салып кала. Мондый бәйге безгә дә файдалы булыр иде. Мәсәлән «ТНВ-Планета»ны кайда гына карамыйлар. Анда телевизион бәйге оештырып җибәрсәк, ничек яхшы булыр иде.

: Фестивальләр арасында «Казан сөлгесе» кайсы ягы белән аерылып тора?

– Ул – нәкъ менә халык җыры һәм биюе фестивале. Без халыкчан жанрда эшләүчеләрне генә кабул итәбез. Хәер, теләсә кайсы биюдә балетмейстер кулы сизелергә мөмкин. Җыр белән дә шул ук хәл. Аны талантлы аранжировщиклар, хормейстерлар югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин. Ләкин профессиональлек халыкчанлыкның нигезенә зыян салмаска тиеш. Шулай булганда гына «Фазыл чишмәсе», «Зөлхиҗҗә» үз асылын югалтмаячак. «Казан сөлгесе»  ул – матур чыгышлар гына түгел, анда мастер-класслар үткәрелә, чыгышлар инәсеннән җебенә кадәр сүтеп җыела, катнашучыларга режиссура серләре төшендерелә. Чөнки һәрбер бию яки җыр билгеле бер шартлар нәтиҗәсендә туа. Әнә шул шартларны, вазгыятьне халыкка җиткерергә кирәк. Монда, әлбәттә, режиссура ярдәм итә ала. Бүген «Казан сөлгесе»ндә катнашырга 400дән артык гариза килде. Анда Россия төбәкләреннән төрле коллективлар катнаша. Фестивальнең яшь чикләве булмавы, анда һәвәскәрләрнең дә, профессионалларның да катнаша алуы әһәмиятле. Алар икесе дә бер-берсеннән күп нәрсәгә өйрәнә ала. Мисалга үзебезнең Җыр һәм бию ансамблен алыйк. Заманында Нәфисә Васыйлова да, Таһир Якупов та халыктан чыккан шәхесләр иде. Алар соңыннан гына һөнәри белем алдылар. Әйтәсем килгәне шул: чын талантлар халык арасыннан чыга.

: «Казан сөлгесе»нең онлайн үтүе тамашачыга аның рухын тулаем җиткерә алырмы?

– Заманына күрә казасы дигәндәй, әлегә без әнә шул форматта эшләргә мәҗбүр. Әлбәттә инде видеоязмада башкаручы да бөтен сәләтен чагылдыра алмаска мөмкин, жюрига да чыгышны тереләй күрмәгәч бәяләү читен. Аннан килеп, аларның күбесенә Казанга килү, Республика көнендә катнашу зур хыял иде. Бу җәһәттән безгә Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмати яктан булыша, Мәдәният министрлыгы, шәһәр мэриясе матди ярдәм күрсәтә. Чөнки безнең фестиваль – катнашучылардан взнос алмаган чараларның берсе. «Казан сөлгесе» башта грант хисабына үткәрелде. Быел исә фестиваль ЮНЕСКО чаралары кысасында үткәреләчәк. Узган ел Казан каласы ЮНЕСКО исемлегенә музыка жанрында катнашучы буларак кертелде. Аның программасында «Казан сөлгесе» дә бар.

: Сез күптән түгел туган көнегезне билгеләп үттегез. Сезне көчле җитәкче, профессионал, үз сүзен сүз итә торган көрәшче дип беләбез. Хатынкыз ул сыйфатларны кайдан ала? Ничек сынмаска, бирешмәскә, гайбәтләрдән өстен калырга?

– Мин татар сәнгатенә мөкиббән киткән гаиләдә үстем. Балаларын татар рухында тәрбияләгән әти-әнием, Магнитогорскида үткән балачагым турында мин инде күп мәртәбәләр сөйләдем. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләвем, аннан «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килүем – алар барысы да олы бер тормыш мәктәбе. Минем авыр чакларда иңен куярга әзер торган гаиләм, ирем Зирәк, улым Тимур, оныкларым бар. Олы шәхесләр һәрвакыт иҗатыма хәерхаһлы булды. Сүз уңаеннан, минем татар мәдәниятенә якынаюымда да иремнең өлеше зур. Ул бу җәһәттән энциклопедик гыйлемгә ия. Быел минем өчен бик истәлекле ел. Чөнки иҗатымда зур роль уйнаган Салих Cәйдәшевнең юбилей елы. Ә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәмендә, Суверенлык турындагы декларациянең 5 еллыгына иҗат ителгән «Республикам» җыры (Әхмәт Рәшит сүзләре, Лима Кустабаева көе. – Ред.) кабат халыкка кайтты. Алай гына да түгел, хәзер инде мин аны ТАССРның 100 еллыгына багышланган юллар белән дә баеттым. Иҗатың белән тарихка кереп калу – бәхет шул түгелме?

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү