Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләккә 42 татарстанлы лаек булды, алар икътисадый, социаль, мәдәни, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшлиләр.

«Алдагы буыннар тарафыннан башкарылган һәм бүген республикада бергә эшләгән эшләр уңай нәтиҗә бирә. Күргәнебезчә, барысы да безнең ил үсеше өчен эшләнә. Һәм монда сезнең хезмәтегезнең бик зур өлеше. Һәркем үз өлкәсендә республикабыз һәм тулаем Россия хакына игелекле гамәлләр кыла. Без сезнең белән горурланабыз», — диде Татарстан Республикасы Президенты.

Игорь Комаров үзенең сәламләү чыгышында татарстанлыларны котлады. «Бүген дәүләт бүләкләре тапшыру Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. Сезне искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Бу мөһим дата сезнең казанышларыгызны билгеләп үтү өчен яхшы мөмкинлек, талантыгыз һәм эшегез, дәүләтне ныгытуга керткән өлешегез, республика алдында торган бурычларны үтәгәнегез өчен рәхмәт», — дип ассызыклады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле.

Россиянең күренекле кешеләренә Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен Игорь Комаров, ә Татарстанның дәүләт бүләкләрен Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Аерым алганда, Александр Невский ордены белән нефть сәнәгате ветераны, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов, ә Дуслык ордены белән РФ Югары суды каршындагы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдинов бүләкләнделәр.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Татарстан Республикасы «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе штабы башлыгы Александр Бородин билгеләп үтелде.

«ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы» медальләре белән Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Геннадий Баранов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, «Органик синтез» ГАҖнең инфраструктура һәм чимал проектлары буенча баш консультанты Рәфкать Кантюков, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры  Наил Маганов һәм республиканың башка күренекле эшлеклеләре бүләкләнде.

«ТР Халык артисты» мактаулы исеме  ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковскийга бирелде.


Фикер өстәү