Татар стратегиясе кабул ителде. Татарны бу документ саклап кала алырмы?

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Милләт җыены узды. Әлеге чарада Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар халкыбызның гамәл стратегиясен кабул итте.

Стратегиядә татар телен, мәдәни мирасны саклау һәм баету буенча чаралар, яшьләр, гаилә белән эшләү,  гомумән, тормышның һәрбер өлкәсе колачланган. Әлеге документ буенча фикер алышуда 68 төбәктән 500 татар катнашты. Чит илдә яшәүче милләттәшләр интернет аша элемтәгә чыкты. Һәрбер чыгыш ясаучы әлеге эшне зарыгып көтүе турында әйтте.

Дөрес,  читтә яшәүче татарларның хәле төрлечә. Әйтик, Саха (Якутия) республикасыннан Игорь Хәлилов үзләрендә татар теленең бары тик гаиләдә генә саклануы турында сөйләде:

— Барысы да әби-бабайлар кулында. Мин дә авыр сөйләшәм. Якшәмбе мәктәбе дә юк, тел беркайда өйрәнелми. Татар теле буенча онлайн курслар оештырган идек, ул да тукталды әле. Мин инде ниндидер киңәш тә бирә алмыйм. Тыңларга, фикер тупларга килдем.

Ә менә Сахалиннан Зәкия Вәлитова кул кушырып, кемгәдер өметләнеп утырырга ярамый, үзебезгә эшләргә кирәк дигән фикердә:

— Сахалинда 120дән артык халык яши. Берсенә дә татарга ярдәм иткән кебек ярдәм итүче юк. Шуңа күрә, без – татарлар, диеп горурланабыз.  Күптән түгел Президентыбыз тәкъдимнәр белән чыкты. Без шул тәкъдимнәргә таянып эшне оештырырга тырышабыз. Бездә якшәмбе мәктәбе бар, сайт эшли, “Татарстан” дигән балалар ансамбле бар. Футбол командасы да “Татарстан” дигән исемне алды.  Татарстан безнең газиз анабыздай якын. Без аннан көч алабыз, тәҗрибә туплап китәбез.

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында татарның каймагы җыелган иде. Сугыш ветераны, 97 яшьлек Хәким Биктиев тә, Россия герое, очучы Дамир Йосыпов та, атаклы иганәчеләр, эшмәкәрләр, спортчылар, сәнгать әһелләре дә шактый күренде.

Дамир Йосыпов чыгышында стратегиянең халык өчен туплаучы көч булуы турында искәртте:

— Минем өчен тел дип, милләт дип җан аткан шәхесләр арасында чыгыш ясау — зур җаваплылык. Без барыбыз да уртак йортыбызда – тарихи ватаныбыз Казанда җыелдык.  Без, читтә яшәүче татарлар, асылыбызны югалтмас өчен, ватаныбыздан ерак булсак та, традицияләрне онытмадык, гореф-гадәтләрне үтәп килдек. Мин татар халкының улы булуым белән горурланам һәм әти-әниемә шундый тәрбия биргәне өчен рәхмәтемне белдерәм. Мин бик күп җирләрдә булам, кайда да татар яши. Алар телләрнен сакларга тырыша. Шуңа күрә әлеге стратегия бик мөһим. Ул безне туплаучы көч булыр иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чыгышы бик күпләрне уйландырды. “ВТ” хәбәрчесенә ул телне саклау дәүләт дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш дигән фикере белән уртаклашты:

— Башкортстанда татар теле – дәүләт теле түгел, шуңа күрә проблемалар юк дип әйтеп булмый. Ләкин закон буенча татар телен укырга мөмкинлек бар. Мәсәлән минем кызым Уфада урыс гимназиясендә белем ала, анда да татар телен укырга мөмкинлек бар.  Ләкин аны безнең әти-әниләребез кулланырга теләми. Шуңа күрә ата-аналар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Әйтергә кирәк, башкорт теле дә шул хәлдә.

Профессор Сөнәев, ярый әле мәктәптә үзбәк теле бар иде, шуның бәрабәренә татар теле онытылмады, диде. Безгә дә мәктәптә башкорт теле булу туган телебезгә ярдәм итә ала. Телне гаилә дә, мәчет тә саклап бетерә алмый, аңа игътибар дәүләт дәрәҗәсендә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чараны йомгаклап, бергәләп киләчәктә ничек эшләү турында фикер алышу – ул зур әһәмияткә ия, диде:

— Стратегия – бик зур хезмәт, бик зур көч. Кем шушы эштә катнашты, үзеннән өлеш кертте – аларга бик зур рәхмәт.

Шулай итеп, татарның гамәл стратегиясе бертавыштан диярлек кабул ителде. Ахырдан “ВТ” хәбәрчесе  дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатовага, очучы Дамир Йосыповка, имам Альфред Дәүләтшинга, милләт буларак юкка чыкмабызмы, өметегез бармы, дип сорады. Алар өмет бар, дип җавап бирделәр. Альбина Шаһиморатова кызын татар мәктәбендә укытырга теләвен әйтте. Бу хакта тулырак – газетада.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү