Түбән Кабан күле яр буеның ике яңа участогы ачылды

Бүген Түбән Кабан күле яр буеның ике яңа участогы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында алып барылган, 2020 елда территорияне төзекләндерүнең икенче чираты тәмамланган.

Күлне реконструкцияләүнең нәтиҗәсе — Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәле яныннан Татарстан урамына кадәр яр буен төзекләндерү, шулай ук Һади Такташ урамыннан Назарбаев урамына кадәр яктыртылган яңа зоналар булдыру. Хәзер шәһәрлеләр өчен ике километрга якын озынлыкта фиточистарту каскадлары, барбекю зонасы, футбол кыры, амфитеатр, гамаклар һәм велопарковкалар урнаштырылган яңа ял итү урыны бар. Моннан тыш, биредә трибуна, шулай ук резин өслекле һәм тренажерлар булган спорт мәйданчыгын да күрергә була.

Кабан күленең икенче чиратын төзү бәясе 1,5 миллиард сумга төшкән.

Яңа яр буен ачу тантанасында танылган актер Сергей Безруков та бар иде.

-Казан матур урыннары белән болай да дан тота иде, яңа яр буе тагын да сокландырды. Иң мөһиме — бу эшләрнең барысы да халык өчен башкарыла, — диде ул.

Бу сүзләрне президент яр буен ачканда ук кабаттан исбатлады: ачылыш вакытында Түбән Кабан буена килгән кешеләрнең фикерләрен белешеп, яхшы еллар теләп китте.


Фикер өстәү