Соклануны белдерергә сүзләр табып булмый! Бу сүзләрне Татарстан Республикасы үз туган көнендә еш ишетте. Җитәкчелектән дә, халкыннан да. Туган көндә республика нинди бүләкләр кабул итте һәм кемнәргә аны өләште?
Матур, якты, заманча!
Китаплы халык без. Шундый халыкка бүләккә дә китап йорты кирәк, димәк. 30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь төзекләндерүдән соң “Казан” милли-мәдәни үзәгенә күчкән Милли китапханәне карады. Бинаны аның белән бергә Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Аппараты җитәкчсе Әсгат Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин да карады.
Җитәкчелек килгәнче, безгә дә китапханә мөмкинлекләре белән танышырга мөмкин булды. Аны гадәти, классик китапханәләр белән чагыштыру да ярамас. Бу − мәгълүм кысаларга сыймый торган бина. Беренче катта «яңа буын китапханәсе» урнашкан. Монда уку залы белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер бүлмәләре бар. Икенче катта инде менә «классик» уку залы урын алган.
Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев әйтүенчә, элеккеге бинада да күңел биреп эшләгәннәр. Шулай булмыйча: тарих тәме, китапханә рухы сеңгән урын бит ул. Хәзер бу замана таләпләренә туры килгән яңа китапханәгә дә әнә шул рухны сеңдерү бурычы тора.
— Матур биналарыбызга ияләшкән, бай фондларыбызны куллана торган җәмәгатьчелек шушы бинага да яратып йөрсен иде. Ул республикабызның, шәһәребезнең кайнап торган мәдәни үзәге булыр, үз эшен чын милли китапханә булып дәвам итәр дип өметләнәбез, − ди ул. – Күп еллар моңа кадәр булган биналарыбыздагы кысанлык турында сөйләп килдек. Монда әлеге кысанлык юк. Яңа мәгълүмати технологияләр кертелүе, залларның иркен, яктылыгы, зурлыгы һәм китап фондларын ачык кулланылышта булуы, мөмкинлекләре белән бу бина бик ота.
− Бу бинага тизрәк тулысынча күченәсебез килә инде, − дип шатлыгы белән уртаклашты 17 ел буе китапханә хезмәткәре булып эшләүче Рәзинә Хәйретдинова. – Монда барысы да яңа. Һәрбер укучы биредә үзенә үзе хезмәт күрсәтә алачак. Бина зур, якты, шунысы белән дә безгә ошый. Манзарасы гына да ни тора! Билгеле, элекке эшләгән бинабыз да сагындырыр.
Милли китапханәнең яңа директоры вазыйфасында Мәдинә Тимерҗанованың да бу көнне кәефе күтәренке иде. Китапханә турында ул менә ни диде:
— Шартлар искитмәле. Карагыз, тирә-юньдә нинди зиннәт, нинди уңайлы киңлекләр. Әмма бөтен эш алда әле! Балалар өчен мәйданчык бар. Монда китаплар, уенычыклар, утырып торыр өчен уңайлы диваннар. Әти-әниләр, балаларын калдырып, китап белән кайда да булса йөреп килә ала. Яшүсмерләр өчен зонада балаларга үзләренә генә дә вакытны уздырырга мөмкинлек булачак. Анда компьютерлар, уеннар, төрле кушымталар бар. Мондый уңайлыклар әлегә кадәр юк иде!
Шунысын да әйтергә кирәк: китапханәгә килеп керү белән үк белем ала башлыйсың. Түшәмдә – татарның 5 әлифбасыннан хәрефләр асылынып тора. Бик зирәкләр аннан хәтта сүзләр, гыйбарәләр дә төзи ала, ди хезмәткәрләр.
Әйткәнебезчә, икенче катта гадәти китапханә урын алачак. Монда укучыларга дөньяның төрле телләрендә 150 мең нөсхә документ тәкъдим ителәчәк.
Милли китапханәнең өй туенда Рөстәм Миңнеханов татар язуы тарихына багышланган инсталляция белән танышты, «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабы күргәзмәсен карады, тавыш яздыру студиясендә булды. Рөстәм Миңнехановка әлеге урынның техник мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Трансформацияләнә торган зал кыска вакыт эчендә төрле форматта чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Төп юнәлеш – театр сәнгате. Мәйданчык «Угол» иҗат лабораториясе һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсе резиденциясе булачак. Моннан тыш, кунакларга борынгы китаплар, кулъязмалар һәм фотографияләр күргәзмәсен күрсәттеләр.
Китапханәчеләр бу яңа бинаны хезмәткәрләрнең хыялы дип атады. Ә рәсми затлар китап йортына нинди бәя бирде?
Марат Хөснуллин төзелеш нәтиҗәләреннән канәгать булуын әйтте.
– Бу – югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм мәгариф объекты. Республика җитәкчелегенә эзлекле сәясәте өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул.
Ул бу урынга элек тә килүен искә төшерде һәм хәзергесе белән чагыштырды:
— Мин хәтерлим: без монда элек киңәшмәләрдә елына бер тапкыр җыелдык. Караңгы,шыксыз иде бу урын. Ә хәзер кердем — шундый якты, шундый матур! Иң мөһиме, шундый матур яр буйлары, манзара! — дип сокланды Марат Хөснуллин.
Республика җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан төзелүнең 100 еллыгы кысаларында республикада күп кенә социаль һәм мәдәни объектлар ачыла, шуларның берсе – милли-мәдәни үзәк.
— Сез беләсез инде, Татарстанның югары технологияләре турында риваятьләр йөри. Бөтен кеше татар айтишникларын белә. Хәзер тагын яңа дәрәҗәгә күтәрелдегез — искиткеч китапханәгез бар. Минемчә, ул бик күпләрне көнләштерерлек булып чыккан. Киләчәк акыллы, интеллигент кешеләргә бәйле. Иң мөһиме әнә шул. Интеллект — киләчәкнең төп капиталы. Китапханә ачылышында республиканың һәм дәүләтнең югары җитәкчелеген күрәбез, димәк, киләчәк безнең кулда, — диде Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда.
Яңа бинада дәрәҗәле бүләк
Татарстан Президенты, китапханә бинасы белән танышып чыккач, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләрен котлады. Ул аларны һөнәрләренә тугры,игътибарлы, республика хакына югары казанышлары өчен рәхмәтен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, быел дәрәҗәле исемгә лаек булучылар: Идрис Газиев – татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкарганы, музыкаль-мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен; Лирон Хәмидуллин – «Дәрдмәнд», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен; Денис Осокин – «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләре җыентыгы өчен; Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнара Гатина – Резедә Ахиярованың «Сөембикә» операсын куйган өчен.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat