Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды

Актанышта татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзаловага (1933-2017) һәйкәл ачылды. Ул җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында куелды, дип хәбәр итә «Актаныш-информ».

Тантанада җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова, район халкы, кунаклар катнашкан. Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.


Фикер өстәү