Татарстанда иртәгә эссе булачак

31 августта Татарстанда иртән бераз яңгыр яварга, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10.+15, ә көндез +24.+29 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гидрометеорология идарәсе.

1 сентябрь — Белем көнендә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +26.+31 градусны тәшкил итәчәк. 2 сентябрьдә көндез урыны белән яңгырлар яварга мөмкин. Көндез +16..+21, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр җылы булачак.


Фикер өстәү