«30 йортлы авыл халкы «безнең Туфаныбыз» дип үлеп тора»

Үзе исән чагында: «Мин – бөтен барлыгым, җаным-тәнем белән авыл малае», – дип еш әйткәли иде Туфан Миңнуллин. Нәрсә турында гына сөйләшә башласаң да, ахыр чиктә аның сүзе авылга барып тоташа иде. Татарның бөтен язмышын, рухын бары тик авылда күрде бугай ул.

25 августта Олы Мәрәтхуҗага киттем. Арттырып әйтү түгел, туган көнендә олпат әдибебезнең туган авылына кайту минем өчен хаҗ сәфәренә әйләнде, анда рухым тагын да чистара кебек. Язарга утыргач, кайчак уйларым чуалып, аларның очына чыга алмый азапланган чакларда да Туфан абыйны искә төшерәм һәм минем урында ул булса, нәрсә әйтер, нәрсә язар икән, дип уйлап куям. Әнә шулай остазыма әйләнде дә куйды ул.

Бүген мин Туфан ага турында хатирәләр уртаклашырга җыенмыйм, сүзем – башка. Моннан биш ел элек «Таттелеком» оешмасында эшләгән шагыйрь дустым Рөстәм Зәкуан Олы Мәрәтхуҗага барып кайткач, чын-чынлап елап утырган иде. Туфан ага нигезенең ташландык хәлдә булуына күңеле әрнегән аның. Оешманың ул вакыттагы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин үзенең егетләре белән шундук җиң сызганып эшкә тотынды. Йорт тирәсен чүп-чардан, кеше буе үскән әрем-кычытканнардан арындырып, инде җимерелә башлаган йортларны төзекләндереп, «Туфан утары» ясап куйды алар. Өч йортның берсен музей иттеләр. Музей иттеләр итүен, әмма, ул җир белән күк арасында асылынып калды. Туфан ага нигезен биш ел буе «Таттелеком» хезмәткәрләре, аерым алганда, әлеге оешманың Кама Тамагы районындагы филиалын җитәкләүче Миңнур Нәбиуллин карап тотты. Һәм, ниһаять, быел әдипнең туган көне алдыннан Миңнур миңа шатлыклы хәбәр җиткерде. Туфан ага биләмәсен дәгъвалаучы юк икәнен суд аша раслап, авыл җирлеге карамагына тапшырганнар. Инде музейның статусы мәсьәләсен хәл итәсе калган. Бәлки, аны Туфан аганың район үзәгендәге музее, йә Татарстан Милли музее филиалы итәрләр. Әдип нигезен рәсмиләштерү буенча Разил Вәлиев, Лотфулла Шәфигуллин, Азат Хамаев күп йөрделәр инде.

Күптән түгел Олы Мәрәтхуҗага депутатлар белән Дәүсовет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килеп киткән. Ишетүемчә, олы юлдан Мәрәтхуҗага хәтле асфальт юл салачаклар. Музейдан «Туфан чишмәсе»нә һәм Туфан ага үзе төзеткән мәдәният йортына хәтле дә асфальт түшәләчәк. Авыл күлләрен чистартырга да җыеналар ди. Хәтерлим, әдип нигезендә музей булачагы турында сүз чыккач: «Музее район үзәгендә бар бит инде, авылга да нигә кирәк ул?» – диючеләр дә табылган иде. Янәсе, анда кем килсен, аннан соң, авыл бетсә, ул музейны нишләтергә?

«Бетәм» дисәң бетәсең инде ул. Мәрәтхуҗа зур авыл түгел, нибары утызлап йорт бар, әмма авыл халкы «безнең Туфаныбыз» дип үлеп тора. Туфан абыйның туган көнен дә үзе уздыра. Музей каршына өстәлләр куеп, үзе бәйрәм табыны әзерли. Өстәлдәге бар ризык – үзләре пешергән. Хәмит Рәфыйков үзенең күршесе – Туфан абыйның туган көненә сарык суйган иде. Әйе, җан күршеләр булып яшәделәр алар. Хәмит сөйләгәннәрне язып алсаң, Туфан ага турында кызыклы гына бер китап та чыгарып булыр иде. Хәер, Хәмит кенә түгел, авылның һәр кешесе әдип турында әллә нинди мәзәк хәлләр һәм гыйбрәтләр сөйли ала. Алар Туфан абыйны танылган драматург дип түгел, «безнең авыл малае» дип кадерлиләр.

Бүген төгәл генә хәтерләмим, ялгышмасам, Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов Туфан ага турында: «Кояш чыкса, бөтен җир йөзен яктырта, талант туа икән, ул – бөтен халыкның уртак бәхете», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде. Без бүген шушы бәхетне тоеп яшибез. Әдипнең туган көненә шагыйрь Ркаил Зәйдулла да кайткан иде. Хәер, аның Мәрәтхуҗаны онытканы юк. Заманында Туфан агага мунча салырга да булышкан. Кызганыч, мунча келәткә генә ярарлык килеп чыккан. Шуны искә төшереп көлешеп алдык та, Ркаилгә: «Ничек уйлыйсың, кайбер шәхесләребез кебек Туфан абый да онытылыр микән?» – дидем. Уйлап тормады ул: «Татар бетсә генә онытылыр», – диде. Ркаил әле Туфан ага нигезендә Тау ягы төбәгендә туып үскән шәхесләрне барлап тота торган «Татар үзәге» оештыру турында да хыяллана. Кем белгән, бөтен эш хыялдан башлана бит.

Ә бүген Туфан ага рухы белән очрашырга теләүчеләр әкренләп арта икән. Тора-бара алар ишәймәсме дигән өмет бар.

Әдипнең «үз Парижы» исәпләнгән Мәрәтхуҗага сукмак өзелмәсен иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү