Ветеринария хезмәткәрләрен котладылар: “Аларның хезмәте бервакытта да җиңел булмады”

Бәйрәм уңаеннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ветеринария хезмәткәрләрен котладылар. Бу көнне алар мактаулы исемнәр, федераль һәм республика бүләкләрен алды.

Ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәбрикләде. Аның сүзләренә караганда, бүген бу тармакта 1900 белгеч хезмәт куя.

– Эшегез, тормыш тәҗрибәгез сәнәгать тармагы өчен бик мөһим, чөнки терлекчелекнең үсеше сезгә турыдан-туры бәйле. Халыкны сыйфатлы ризык белән тәэмин итүдә зур эш башкарасыз. Бүген бу тармакта үз эшен чын күңелдән яраткан, тәҗрибәле белгечләр эшли, – диде ул. – Соңгы елларда йогышлы авырулардан саклану чаралары уңышлы уза, лейкоз авыруы ике тапкырга кимеде, авылларда мобиль ветеринария пунктлары эшли. Алга таба да куелган бурыч-максатлар бар. Аларга ирешерсез дип уйлыйбыз.

Хезмәттәшләрен Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та тәбрикләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Ветеринария табибының хезмәте бервакытта да җиңел булмады. Елдан-ел безнең эшебез арта, яңа төр авырулар чыга. Авыр булса да, урындагы хезмәттәшләребез аларны булдырмый калыр өчен көрәшә. Күршеләрдә вазгыять тыныч түгел. Шуңа күрә безгә, терлек саны бик күп булган республика өчен, тыныч эпизоотик вазгыять саклап калу җиңел түгел. Хезмәттәшләргә зур рәхмәт, – диде ул.

Бәйрәмдә Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Фәрит Мәхмүтов та бар иде. Ул 43 ел гомерен мал авыруларын дәвалауга багышлаган кеше. Тантаналы чарада ул Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактаулы грамотасына лаек булды.

– Терлекләрне вакытында карап-тәрбияләп торсаң, прививкаларын кадасаң, эшнең авырлыгы юк аның. Йогышлы авырулар белән яфаланган чаклар булмады. Ә болай мал авырмый тормый инде. Төрле чаклар булды. Бер хуҗалыкка 24әр тапкыр барган вакытлар да бар иде. “Сары авыруы” дип йөртелә торган, туберкулез авырулары белән көрәшергә туры килде. Яшермим, көне-төне эшләдем. Тырышлык булды, – диде бәйрәм кунагы.

Тәҗрибәле мал табибы әйтүенчә, соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда терлек саны бик нык кимегән.

– Мин эшләгән елларда берничә мең мал тоткан эре хуҗалыклар бетте. Бөтен эш фермерлар кулында хәзер, – дип көрсенә ул. – 21 авылдагы шәхси хуҗалыкларны, ун эре хуҗалыкка хезмәт күрсәттем. Шуларның икесе генә калды.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү