«КАМАЗ-Мастер» раллига әзерләнә

 Команда 8 – 12 сентябрь көннәрендә Әстерханда «Золото кагана» ярышлары – ралли-рейдлар буенча Россия чемпионаты этабында катнашачак. Ярышлар апрель аенда үткәрелергә тиеш булган.

Әмма COVID-19 коронавирусы пандемиясе аркасында сентябрь аена күчерелгән. Пандемия ралли-рейдның үзенә дә үзгәрешләр керткән. Быел ярышларны ачу тантанасы булмаячак. Моннан тыш аларда катнашучыларның үзара аралашулары чикләнгән. Шулай ук матбугат конференцияләре дә үткәрелмәячәк.

Ярышларны оештыручылар, гадәттәгечә, иң катлаулы юлсыз участокларны сайлап алган. Әстерханның «мәкерле» комы хәтта бик дәрәҗәле узышчылар өчен дә зур гына киртәләр тудыра икән. Сергей Куприянов экипажы ралли-рейдта яңартылган йөк машинасында  узышачак. Шулай итеп, спортчыларга «Газпром» белән берлектә эшләнгән газ-дизель ягулыгындагы «КамАЗ»ны  беренче тапкыр ярыш шартларында сынап карарга туры киләчәк.


Фикер өстәү