Депутатлар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акциядә Дәүләт Советы депутатлары — «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары актив катнашты. Алар республика шәһәрләре һәм районнары буйлап сәфәрләр вакытында балаларга язу кирәк-яраклары, дәфтәр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар тутырылган букча тапшырдылар, диелгән хәбәрдә.

Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Арча районында, ә Социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Светлана Захарова Спас районында акциядә катнашты. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән районындагы акциягә кушылды.

Республикада ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе тәмамлана. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 7 меңгә якын беренче сыйныф укучысына мәктәп букчасы бүләк ителде.

Акция 2007 елдан башлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.


Фикер өстәү