Татарстанда күпкатлы йорт янында 18 яшьлек кыз мәетен тапканнар

Чаллыда күпкатлы йорт янында бер кызның мәетен тапканнар.

Узган шимбәдә автошәһәрнең хокук сакчылары 10 катлы йорт янында бер кызның мәетенә тап булганнар. Табиблар 18 яшьлек кызның биектән егылып төшкәнлеген фаразлый. Кыз үлеме алдыннан бернинди язу да калдырмаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү