Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәпнең яңа бинасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәпнең яңа корпусы белән танышты.
Уку йортының яңа бинасын төзү 2018 елда башланган. Мәктәптә гадәттәге уку бүлмәләреннән тыш, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео һәм аудио-яздыру студияләре, заманча китапханә, бассейн, тренажер залы бар.
Рөстәм Миңнеханов уку корпусын төзүдә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде. “Тарихи үзәктә мондый корылма төзү – гадәти генә эш түгел. Республика көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Заманча халыкара мәктәп моңа ярдәм итә”, – диде ул.


Фикер өстәү