Басу егете, яки әйдә, Нәгыймов, үзеңчә көйлә!

Кырык дүрт ел элек без унынчыны утыздан артык егет-кыз тәмамладык. Кызларга караганда егетләр бераз күбрәк иде. Сер түгел, кемдер техникага тартылса, кемдер гуманитар өлкәне өстенрәк күрә, Мөдәрис Нәгыймов егетләр арасында эшкә батыр булуы, яхшы укуы белән дә аерылып торды.

Кайсыдыр техник вузга укырга керергә уйласа, ниятен тормышка ашырмый калмас иде ул. Тик авылдан беркая да китәргә җыенмады. Трактор иярләде, комбайнны да үз итте. Югары сыйныфларда укыганда, җәйге каникул көннәрендә комбайн ярдәмчесе саналса да, кыр корабын иркен, мөстәкыйль идарә итә иде инде уңган егет. Авылга – Мәлләтамакка ялга кайткан көннәрнең берендә, гадәттәгечә күрешеп, ашыкмый гына гәп куерттык, яшьлеккә «кайтып килдек». Ни гаҗәп: аның хезмәт юлын төгәл икегә бүлеп була икән. Егерме бер ел күмәк хуҗалык кырларында ут уйнатса, менә егерме бер ел Мөслим белән Казан арасын иңли ул. Бу хакта аның үзеннән дә яхшырак сөйләүче булмастыр.

– Тракторда, комбайнда эшләгән дәвердә урак вакытында беренчелекне беркемгә дә бирмәдем. «Алтай» тракторында унбер ел эшләдем, аннан К-700 тракторы кайтты. Ике ел Германиядә хәрби хезмәттә булуны исәпкә алмаганда 1976 елдан 1997 елга кадәр комбайннан төшмәдем. Укытучыбыз Рәмзия апаның миңа: «Сине «басу егете» дип йөртә идем, авылны ташлап чыгып китүеңне һич күз алдына китерә алмыйм», – дип, берничә тапкыр әйткәне булды…

Хәер, авылны ташлап китмәде ул. 1998 елны, колхоз хезмәт хакы түләми башлагач, «балаларыма кәнфит, перәннек тә ашата алмаслык кешемени инде мин – өрлектәй адәм» дип, таксист хезмәтенә алынды. Мөслим – Казан арасын ничә мең мәртәбә урагандыр Мөдәрис. Хатыны Фәридә диспетчерга, заказ җыеп утыручыга әйләнде. Район халкына да рәхәт: авылыңнан килеп алып китә, Казанда барасы җиреңә илтеп куя. Маршрут автобусы атнага ике тапкыр гына йөри. Аңа эләкмәвең дә бар. Бәйрәм тирәләрендә юлчыларның бермә-бер артуын чамалыйсыздыр. Ни кызганыч, соңгы елларда безнең якларда хастаханә юлын таптаучылар ешайды. Бигрәк тә яман шеш дигәннәре азды.

– Ул вакытта миллионнар белән эш йөртәләр иде. Кассада 17 миллион сум акчам бар. Кулга бирә алмыйлар. Шул чакта әни үлде. Сәдака таратырга акча юк. Йодрыклар йомарлана, берни эшләп булмый. Персидәтел, бухгалтер, бер-ике мең дә бирә алмыйбыз, юк ич, дип тора. Таксист булып эшләгәч, кулга яхшы гына керә акча башлады. Бер көнне баш бухгалтер үзе чыккан. «Район башлыгының юбилее җитә. Илле мең сум акча биреп тора алмассыңмы? Кассада бер тиен акча юк», – дип үтенә. Бирдем, нигә бирмәскә. Шунда хатын: «Кара, синдә горурлык юк икән, нигә бирдең?» – дип әйтеп куйды. Горурлык бар миндә, үз дәрәҗәмне бик яхшы беләм. Теге вакытта хәер таратырлык акча таба алмауларын да искә төшермәдем. Үзләре ялынып чыкты ич. Тормыш әле алдын, әле артын күрсәтә. Советлар Союзы вакытында нык иркен яшәдек. Гел алдынгы булгач, акчаны яхшы түлиләр, сатып алырга бөтен әйбер диярлек бар. Тик 1997 елда китереп кысты тормыш. Колхоздан шул сәбәпле киттем. Хуҗалык шикәр комы, он бирә, тоз алырга акча юк. Йөз мең сум Сабантуйга бирә иде, йөз мең – Яңа ел бәйрәменә. Шуның белән бетте. Хәзер сөйләсәң, балалар ышанмый. Шырпы юк. Хатын газдан кәгазьгә ут кабыза да, шуны чиләккә салып, мунча мичен кабызырга йөгерә… Ул чакта пенсиядә һәм бюджетта  булган кешеләр әйбәт кенә яшәде. Хәер, ул елларда балык тотып, яхшы гына акча эшләп булды. Кайчакларда дүртәр җәен тотып алып кайта идем. 30 – 40 килолылары эләкте! Ул вакытларда эше дә эшләнде, бердәм яшәлде. Хәзер керәм дисәң, бөтенесенең капкасы бикле. Авылда аралашу юк диярлек. Күршедә ни булганын да белә алмыйча яшисең. Хәзер туган белән туган йөрешми. Байлык, акча боздымы кешене – белмәссең!

Менә хәзер таксида егерме беренче ел! Шылтыраталар да, пассажирларны авыллардан җыеп, Казанга алып китәм. Шәһәрне биш бармагым кебек яхшы беләм, теләсә кайсы почмагына илтеп куям. Кайтучылар булса, алып та кайтам. Хәзер кеше азайды инде. Сайтлар барлыкка килде, такси хезмәтләре артты. Машиналы кешеләр күбәйде. Хәзер дә шул эштә: заказлар булса, баргалап кайтам.

Барыбер яшьрәк чаклар – колхозда эшләгән вакытлар сагындырадыр, кызыклы вакыйгалар, күңелле хәлләр булгандыр инде, дип кызыксынам.

– «Алтай» тракторында эшләгәндә, беренче тапкыр тырмага чыктык. Безнең Мәллә-Шәрип ягында кырлар таулы-чокырлы. Техника бата, чума. Олы агайлар: «Ярар, монда эшләп булмый, кайтып киттек», – диделәр дә, җир кипшенгәче дип, тракторларын сүндереп куйдылар. Район күләмендәге ярышта җиңәсе килә ич! Ашадым да, таулы җиреннән менеп, таусыз җиренә төшәм, батарга тиеш түгел, дип тәвәккәлләдем… Кипшенмәгән, сазлыклы җирне дә, җаен табып тырмаларга була икән. Башкалар, җилләмәгән әле, дип көткәндә, йөз дә биш гектарлы кырны иртәнгә тырмалап бетереп кайтып киттем. Икенче көнне иртән, нәрәттә, шунда барасы булыр дип торганда, бригадир: «Аны төнлә Мөдәрис тырмалап бетергән инде», – дип әйтә ди. Сүгәрләрме икән дигән идем, эшлә генә, апаем, бер сүзебез дә юк, диде өлкән механизаторлар.

– Район үзәгеннән килгән белгечләрне дә өйрәтеп җибәрә, дип сөйлиләр иде синең хакта.

– Хатынга, Фәридәгә, нинди һава торышы булачагын тыңлап тор, яңгыр явамы-юкмы, дип әйтә идем. Әгәр яварлык булса, тәүлек буе, иртәнгә хәтле эшлисең дә яңгыр яуганда ял итәсең. Бервакыт арыш урам. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Зәки Исламов баш инженер Ильяс Зиннуров белән басуга килде. «Нәгыймов, ник төптән урасың, күтәртмичә булмас», – ди. «Ничә ел эшләп, мондый сүзне берәүнең дә әйткәне юк иде», – дим. «Хәзер сентябрь ае, яңгырлар явар, җир дымлыдыр, күтәрт әле», – ди бу һаман. «Ярар, күтәртәм, тик китмәгез», – дидем боларга. Аларча биеклекне көйләдем дә җир башын урып туктадым. Килегез, керегез, мәйтәм. «Нигә?» – диләр. Мәйтәм, әйдәгез, башак җыегыз. Болар, учлап-учлап, башак җыя башлады. Хәзер, мәйтәм, мин элегрәк урган җиргә барыйк. Тегендә бер башак та юк. Күтәрткәч, башакның башын кисә дә, тегесе коелып кына кала. Мин урган җирдән бер башак та таба алмадылар. «Күрдеңме: гап-гади комбайнчы! Син академия тәмамладың! Мин дә үземчә контроль эшләре башкарган идем. Башка чүкеч белән суктымы? Менә практика ничек ул!» – диде  шунда Зәки абый баш агрономга. Саубуллашканда: «Әйдә, Нәгыймов, үзеңчә көйлә!» – дип кулны кысып китте.

Миңа калса, теләсә кайсы хуҗалыкта инженер яки механик та булып эшли алган булыр иде Мөдәрис.  Әнә күрешкән саен, ихатадагы мәшәкатьләрне җиңеләйтә торган бер-бер яңалыгын күрсәтми калмый. Бу юлы печән төргәген лапас өстенә менгереп куя-урнаштыра торган җайланмасын эшкә җикте. Кыш та озак көттермәс дип, карап, төзекләндереп кую булдымы икән: тавык кетәклеге янында балык тотканда җилдән ышыклый торган «тирмә»се тора. Бакчада эшләү өчен җайланган кечкенә тракторына да ниндидер эш табылган. Тырыш егет – ил күрке, дигән мәкаль нәкъ Мөдәрис кебек егеләр хакында, минемчә. Заманында аңа институтка керергә, югары партия мәктәбендә укырга, «зур кеше» булырга тәкъдим  иткәннәр иде. Мин болай да кечкенә кеше түгел, дип ризалашмады. Менә шундый үз дәрәҗәсен, үз кадерен белә, батырып эшли торган ир-егет ул сабакташым!

Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү