Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ике мәктәп линейкасында катнашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ике мәктәп укучыларын Бәйрәм көне белән шәхсән котлады. Башта ул Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбендә үткәрелгән линейкада булды.

“Икътисади, социаль кыенлыкларга карамастан, республика яңа уку елына әйбәт кенә әзерләнүгә иреште, дип зур горурлык хисләре белән әйтә алабыз. Чаллыда булу бик рәхәт: чөнки биредә балалар, яшьләр өчен күп эшләнелә”, – дип билгеләп үтте линейкада ясаган чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел әлеге уку йортында юбилей линейкасы – 35 нче линейка узды. Чарага мәктәпнең беренче директоры Любовь Крупинина да чакырылган иде.

Тантанада шәһәр мэры Наил Мәһдиев: “Татарстан Президенты ярдәмендә мәктәпкә яңа сулыш өрелде. 132 миллион сум акча бүлеп бирелде. Мәктәп асылда яңа уку йортына әйләнде. Бүген инде кадетлар мәктәбендә 540тан артыграк бала белем ала”, – диде. Ул быел Чаллыда 8650 баланың тәүге тапкыр мәктәп бусагасы аша атлап керүен искәртте.

Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 1 нче сыйныф укучыларын яңа уку елы белән тәбрикләде. Алар да, кадетлар кебек, капиталь төзекләндерелгәннән соң яңартылган мәктәптә укыячаклар. Яңа уку елында гимназиядә 809 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 95 бала килгән. Дәүләт Советы Рәисе мәктәп линейкасында, Россия Президенты карары нигезендә, быелдан башлап, 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче сыйныфта укучыларның  көненә бер тапкыр кайнар ризык белән бушлай тукланачагын искә төшерде.

 

 


Фикер өстәү