Җиләк-җимеш, яшелчәдән кышка әллә ниләр әзерләп бетердек инде. Алмадан повидло, джемнар да байтак ясалды. Әмма барыбер нәрсәләрдер тели әле күңел. Менә хәзер шоколад пастасын әзерләп карыйк әле. Бик тәмле!
Кирәк булачак: 2 кило алма, 350 грамм су, 1,1 кило шикәр комы, 500 грамм атланмай, 120 грам какао, 2 пакет ванилин.
Алмаларны чистартып, уртасын кисеп алабыз. Угыч аша уабыз яки блендерда изәбез. Су һәм 100 грамм шикәр комы салабыз да 30 минутка утка куябыз. Уттан алып, атланмай, какао, 1 кило шикәр комы, ванилин өстибез һәм блендерда яхшылап болгатабыз. Янә утка куеп, болгата-богата, 30-40 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз. Яртышар литрлы 5 банка шоколад пастасы килеп чыгачак.
Фото: pinterest.cl
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat