Баласын чүплеккә ташлаган анага хөкем карары чыгарылган

Туймазыда үз баласын чүплеккә ташлаган анага карата хөкем карары чыгарылды.

Май аенда фатирында өченче баласын тапкан хатын, баладан котылырга теләп, аны чүплеккә чыгарып аткан. Урам себерүче чүплектән килгән тавышны ишетеп, хокук сакчыларын чакырган. Бала вакытында ярдәм күрсәтелгәнлектән исән калган. Аның сәламәтлегенә берни дә янамый, аны хатынның туганнары үзләренә тәрбиягә алган.

Хәзер хатын ел ярымын төрмәдә үткәрәчәк. Ә аның ике баласы әтиләренә тапшырылган.

Хатынны аналык хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе дә хәл ителә.


Фикер өстәү