85 яшен тутырган укучыбыз Рафаэль Сальмушев: «Газраил мине ике тапкыр якамнан тотып алды»  

Газетабызның якын дусты, хәбәрчебез Рафаэль ага Сальмушев берьюлы ике юбилеен бәйрәм итәргә җыена. 1 сентябрь көнне үзенә 85 яшь тулса, газетабызны алдырып укый башлавына 60 ел була икән.

«Мин сине көтеп алам…»

– «Ватаным Татарстан»ның һәр санын тын да алмыйча укып чыгам. Үз гомеремдә ул миңа күпме авырлыкны җиңәргә, дөрес юл табарга ярдәм итте. Иң мөһиме, газетада меңнәрчә язмаларым басылды. Бу – зур бәхет. Редакциягә килсәм, журналистлар җылы  каршы ала. Югыйсә 60 ел буена җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә алышынып торды. Шөкер, һәрберсе белән яхшы мөнәсәбәттә булдым. Газета миңа тәрбия бирде, дип тә әйтә алам. Яшь чакта кайбер нәрсәләрне аңлап бетермисең бит. Шул вакытларда гыйбрәтле язмаларны укыйсың да тиешле нәтиҗәләр ясыйсың. «Ватаным» белән аралашып, мин үзе бер тормыш университеты үттем, дип әйтә алам. Язмаларым басылган саен, дусларым да, танышларым да арта торды. Бу – минем яшәү рәвешем.

Мәкаләләр язып карау теләге 13 яшьләр тирәсендә пәйда булган иде. Тик «Яшь сталинчы» газетасына җибәргән беренче язмаларым басылмады. Күрәсең, ярап бетмәгәндер. Әмма аңа карап күңелемне төшермәдем. Хыялымны армиядән кайткач тормышка ашырдым. Якынча исәп буенча хәзер аларның саны – 5 меңнән артык.

1995 елда пенсиягә чыктым һәм бу чорда китапларым дөнья күрә башлады. Шунысын да әйтим: мин гомерем буена сәнәгать өлкәсендә хезмәт куйдым, төп эшемнән аерылмыйча иҗат иттем. Шуңа күрә көненә 14-15әр сәгать эшләргә туры килде. 41 китабым арасында төрлесе бар. Калынраклары да, юкалары да. Һәрберсендә аерым тема күтәрелгән.

«Син – бик тынгысыз кеше»

– Бу сүзләрне татар ветераннары өчен милли-мәдәни клуб берләшмәсе оештыргач әйткәннәр иде. Бүген әлеге проект буенча 5 клуб эшли. Ветераннар өчен 1500дән артык чара үткәрелде. Бергәләп халкыбызның тарихын, төрле шәхесләрнең язмаларын өйрәнәбез. Күңел ачу кичәләре оештырганда алып баручы да, режиссер да булырга туры килә. Клубның концерт бригадасы да, нәфис сүз осталары да, музыканты да бар. Җәй көннәрендә сәяхәт итәргә яратабыз. Башкалабыз тарихи урыннарга бик бай бит. Быел да Идел киңлекләрен күзәттек, Аккош күленә бардык. Бездә «дәваланган» ветераннар озын гомерле. 80не узып китүчеләрнең саны 20дән артык. Кичәләр туган телебездә генә бара. Димәк, татар телен саклауга да үз өлешебезне кертәбез дигән сүз.

 «Иң авыры – ялгызлык»

– Әле күптән түгел генә ялгыз ветераннар белән эшләү ысулы турында китап чыгардым. Ул «Үзең елмайсаң, тормыш сиңа елмаер» дип атала. Анда минем хәйриячелек хезмәтемә дә йомгак ясалган. Ветераннар белән эшләү – бик катлаулы. Клубка төрле характердагы кешеләр килә. Бер үк вакытта психолог та, педагог та, социаль хезмәткәр дә булырга туры килә.

Ялгыз яшәве бигрәк читен. Биш ел элек үземнең хәләл җефетем дә көтмәгәндә вафат булды. 40 ел үрнәк гаилә булып яшәгән идек. Ике бала тәрбияләп, икесенә дә туган телебезне өйрәтеп, югары белем бирдек. Тормыш юлына бастырдык. Шөкер, икесе дә тәртипле булып үстеләр, йөзгә кызыллык китермәделәр.

«Бирешергә исәп юк әле»

– Газраил мине ике тапкыр якамнан тотып алды. Икенче инфаркт булганда, күзләрем йомыла язган иде. Табиблар тырышлыгы белән аякка бастым. Ике ел үткәч, тагын «яшен сукты»: өченче инфарктны кичердем. Шуннан соң «син – икенче группа инвалид» дип кулыма документ тоттырдылар. Бирешергә исәп юк әле. Шәхесләребез турында китаплар язуымны дәвам итәм. Җырчы, якын дустым Зиннур Нурмөхәммәтов турындагысын тәмамлап, типографиягә тапшырдым. Хәзер Балык Бистәсе районындагы Олы Елга авылы тарихын язарга алындым. Эзләнәм, авыл кешеләреннән сорашам. Бик кызык икән үзе. Әллә нинди тарихи фактларга килеп юлыктым. Безнең үз нәселебез дә мәктәпкә 60 елдан артык өлеш керткән. Форсаттан файдаланып, әтием Хаҗиның Габдулла Тукай белән очрашуы турында да әйтеп китим. Ул – 1894 елгы. 13 яшендә Казанга, «Печән базары» мәдрәсәсенә укырга килә. «Шәрык» клубына кичәләргә йөри. Шунда бөек шагыйребез белән якыннан таныша. Архивлардагы документларга таянып, авылга 2020 елда 525 ел тулганын ачыкладым. Димәк, Олы Елганың үз туган көне булачак дигән сүз.

Ходай гомерне бирсә, берничә китап язасы килә әле. Бертуктаусыз иҗат итсәм дә, һаман нәрсәдер язылып бетмәде кебек тоела. Яңа идеяләр туарга сәбәпләр чыгып кына тора бит ул. Шул җәһәттән бер вакыйганы искә төшереп үтим әле. Бервакыт шулай Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, бер кичәгә килеп эләктем. Рус телендә басылган «Сугыш чоры балалары» дигән китапны укучыларга тәкъдим итәләр. Язучылар, журналистлар, галимнәр, депутатлар җыелган. Янәшәмдә утырган кеше: «Рус телендә мондый китап унлап булды бугай инде. Татар телендә бер дә юк», – дип куйды. Миңа шул җитә калды. Кичәдән соң Римма Ратникованың чыкканын көтеп тордым да шул хакта сүз башладым. Каршы килмәде. «Әйе, мондый китап татар телендә дә кирәк. Сез төзергә алынсагыз, әйбәт булыр иде», – дигәч, аптырап та калдым. Монысын көтмәгән идем. Әмма ризалаштым. Шул ук көнне төрле язмаларның авторларын барлый башладым. «Ватаным Татарстан»га да мөрәҗәгать иттем. Анда укучыларның күз яшьләре белән укырлык хатлары басылып килә иде чөнки. Китапка Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Айрат Арсланов һәм башка шәхесләр турында язмалар кертелде. Барлыгы 28 автор катнашты. Нәкъ шушы чорда шактый гына күңелсезлекләр дә сагалап торган икән. Хатыным үлеп китте, күзләрем күрми башлады. Эш тукталып калыр дип уйлаган идем. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Чабаксар шәһәрендәге Федоров исемендәге институт поликлиникасына операция ясатырга квота бирделәр. Тешләремне кысып, түзеп йөргән авыр вакытта шундый китапны чыгара алуым кәефне күтәрде.

Редакциядән. Хөрмәтле каләмдәшебез Рафаэль Хаҗиевич! Сезнең шундый көчле рухлы булуыгызга без бик сокланабыз! Сезне Ходай сәламәтлектән ташламасын. Уй-хыялларыгызны тормышка ашырып, милләтебезгә, халкыбызга хезмәт итүегезне дәвам итсәгез иде. Коллектив, газета укучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү