Ковидтан тест тапшырмаучыларга штраф яный

Чит илләрдә булып кайтучылар ковидтан тест тикшеренүе узарга тиеш. Моны халыкара аэропортларда ук эшләргә мөмкин. Анда үтмәүчеләр, лабораторияләргә барып, тикшеренү уза һәм нәтиҗәсен Дәүләт хезмәтләре порталы сайтына урнаштыра.

Роспотребнадзор идарәсенең әлеге таләбен үтәмәүчеләргә штраф яный. Аның күләме физик затларга – 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

– Дәүләт хезмәтләре порталындагы  мәгълүматларны карап, күзәтеп торабыз, – ди белгеч. – Бүгенгә анда 4700 анкета тутырылган. 590 кеше реестрга кермәгән, алар хакында полициягә җиткерәбез.

Тест тапшырмаган биш кешенең эше судка җибәрелгән. Хәзер суд карарын көтәләр.


Фикер өстәү