«Без дөньяда беркемнән дә ким түгел»: Казанда өч телдә белем бирә торган, 16 беренче сыйныфлы комплекс ачылды

Бүген киләчәккә бер адым ясалды. Казанда «Адымнар» күптелле мәктәпләр комплексын ачу тантанасында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әнә шулай диде. Аның әйтүенчә, без дөньяда беркемнән дә ким түгел. Өч телне өйрәнүнең балалар өчен әллә ни авырлыгы юк, бары методика һәм яхшы укытучы гына кирәк.

Билгеле булганча, республикада яңа төр мәктәпләр төзү турында моннан ике ел элек сүз кузгаттылар. Эшне тиз тоттылар. Быел полилингваль уку йортлары Алабуга һәм Казанда ачылса, 2022 елга кадәр аларның саны алтыга җитәчәк. Заманча мәктәпләр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә барлыкка киләчәк. Проект укучыларга татар, рус, инглиз телләрендә белем алу мөмкинлеге тудыруны күздә тота. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еш кабатлый: укучылар туган телен һәм, ким дигәндә, бер чит телне белергә тиеш.

Казанда 1 сентябрьдә ачылган мәгариф комплексы өч уку йортын үз эченә ала. Болар – 672 урынга исәпләнгән башлангыч, 800 бала белем алачак ике телле һәм 1 224 урынлык яңа өч телле мәктәпләр. Бондаренко урамында чит шәһәрләрдән килгән балаларга 240 урынга исәпләнгән интернат та булачак. Комплекста беренче сыйныфка 16 классны кабул итәләр. Димәк, А, Б, В, Длар гына түгел, хәтта К, Л, М, Н, О, Плар да бар дигән сүз. Мәктәптә өченче сыйныфтан башлап, музыка һәм технология, 7 нче сыйныфтан математика, география, биология фәннәрен укыту инглиз телендә оештырылачак. Кыскасы, өч төрле белем бирү комплексы бар, аларны ата-аналар үзләре сайлый ала. Әйтик, полилингваль булганда, татар, рус һәм инглиз телләре тирәнтен өйрәнелә, фәннәр шушы телләрдә укытыла. Билингваль булганда, татар теле – мәҗбүри, инглиз теле тирәнтен бирелә, фәннәр өч телдә укытыла. Монолингваль дигәнендә исә рус теле туган тел буларак сайланыла, татар теле дәрестән тыш вакытта гына укытыла.

Укучылар киемнәре белән дә аерылып тора: барысы да – махсус эмблема төшкән мәктәп формасыннан. Тантанага килгән Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә алардан калышмаган, аның башында – үзенчәлекле кепка. «Мин сезнең алда сөйләгәндә башлыгымны салырга тиеш идем, әмма махсус салмадым, анда «Адымнар» дип язылган», – диде ул.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, «Адымнар» безнең фикерләү дәрәҗәсен үзгәртә.

– Мәктәп төзелүдән канәгатьме, түгелме икәнлегемне әйтә алмыйм, моны бары белем бирү нәтиҗәләре генә күрсәтә ала. Бик тиз эшлибез бит. Моның өчен  әти-әниләрнең дә фикерләре тупланып бетәргә тиеш. Бер генә түгел, монда өч телдә укытабыз бит. Шуңа күрә әти-әниләрнең әзерлеге кирәк, – дип җавап бирде беренче Президент журналистларның соравына. – Шуның өчен база балалар бакчалары булдырыла. Анда белем һәм тәрбия өч телдә бирелә. Киләчәгебез яшьләрнең көндәшлеккә бәйле булуына бәйле. Эшмәкәрләр шәхси бакчалар ача, анда тәрбия бирү түләүле. Ә монда барысы да бушка. Белем алу мөмкинлеген карагыз әле сез, төшкә дә керә торган түгел бит. Без ил буенча алда барабыз. Кадерен белеп, аңлашып яшәргә генә кирәк. Мондый мәктәпләр төзүгә алынмасак, бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмас идек. Ә без андыйга ияләшмәгән.

Минтимер Шәймиев туган телләрне өйрәнү һәм саклап калу мәсьәләсендә комачаулыклар булуын да әйтте. «Күптелле мәктәпләр төзегәнче, башта чит илдәге тәҗрибәләрне өйрәндек. Дөнья бик тиз үзгәрә, алдынгы уку алымнарын кулланып эшләүне таләп итә. Балаларны укыта алсак, алар дөньядагы алдынгы балаларга көндәш була ала», – диде ул.

Әти-әниләр юкка кайгырган булып чыкты. Әллә коронавирус бар, әллә юк. Мәктәп ишегалды балалар тавышыннан гөжләп торды, әти-әниләрнең күбесе бәйрәм шатлыгыннан битлек кияргә дә оныткан. Букетларның да иң матурларын гына сатып алганнар.

– Кызыбыз Зөбәрҗат 1 нче сыйныфка бара. Башта, бәйрәм булырмы, юкмы дип, борчылган идек. Линейка була дигәч, бик сөендек. Беренче балабыз бит. Алда – сират күпере, без аны уңышлы узып чыгарбыз дип ышанам. Кызыбыз укый, яза белә инде, – ди баласын шушы мәктәпкә урнаштырган Раилә Хәялиева.

Мәктәп ишегалдында Алабуга һәм Казандагы башка күптелле мәктәпләр белән туры элемтә дә оештырылды. 1 нче сыйныфка барган сабыйлар өч телдә шигырьләр сөйләп күрсәтте, мәктәпкә ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Алып баручы нинди фәннәрне яратулары белән дә кызыксынды. Кемнекедер ул – математика, кемнекедер татар, инглиз теле. Ә кемнекедер –  планшет, телефон икән.

Өч тел димәктән, түрәләр дә өч телдә сәламләргә, нидер әйтеп калырга тырышты. Казан мэры Илсур Метшин инглиз телен су урынына эчә икән. «Элек чит телне өйрәнгәнче, он бушату җиңелрәк иде, хәзер болай дип санамыйм. Җир шары буйлап иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып йөргәндә, мондый мәктәпләр бездә ачылыр дип күз алдына да китерми идем. Бу – белем сарае. Монда замана балалары өчен искиткеч шартлар тудырылган», – диде ул.

Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов тәҗрибәле укытучылардан белем алуны бәхет дип саный. Мондый мәктәпләр балаларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Сабыйларны укытучылардан үрнәк алырга, хөрмәт итәргә чакырды.

«Республика көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш»

Татарстан Президенты Белем көнендә Казанда Халыкара мәктәптә булды, уку йортының яңа корпусын карады. Яңа корпус төзелеше 2018 елда башланды. Универсаль уку аудиторияләреннән тыш, мәктәптә иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә, бассейн, тренажер залы бар. Рөстәм Миңнеханов уку корпусын төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты әйтүенчә, мәгариф системасын үстерү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Без яшь татарстанлыларның иң яхшы белем алуын телибез. Республика көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Заманча халыкара мәктәп булу моңа ярдәм итә. Барлык балаларны да уку елы башлану белән котлыйм», – диде ул.

Укуга аерым мөнәсәбәт

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыдагы төзекләндерелгән мәктәпләрнең бәйрәм тантаналарында катнашты. Башта ул 82 нче кадет мәктәбендә булды. «Барлык икътисади һәм социаль кыенлыкларга карамастан, республика мәктәпләренең уку елына яхшы әзерләнүен зур горурлык белән әйтәбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Шуннан соң парламент башлыгы Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 1 нче сыйныф укучыларын яңа уку елы белән тәбрикләде. Алар да, кадетлар кебек, капиталь төзекләндерелгәннән соң яңартылган мәктәптә укыячак. Яңа уку елында гимназиядә 809 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 95 бала килгән.

«Ритм»да заманча укыячаклар

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин башкалабыздагы 187 нче «Ритм» күп профильле лицей ачу тантанасында да катнашты. Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан 1224 укучыга исәпләнгән мәктәптә астропланетарий һәм IТ-полигон да бар.

– Республикада белем бирү системасын үстерүгә һәрвакыт игътибар бирелә. Яңа уку елына республикада сигез мәктәп ачыла. Монда белем алу, камилләшү өчен барлык шартлар да бар, – диде Алексей Песошин.

Лицейда балаларга биш юнәлеш: физика-математика, табигать фәннәре, социаль-гуманитар, лингвистика һәм мәгълүмати-технологик юнәлешләр буенча белем биреләчәк.
Мәгълүмати-технологик юнәлешне үстерү өчен IТ-полигон булдырылган. Балалар, беренче сыйныфтан башлап, 3D-каләмнәр, LEGO-конструкторлар, робот техникасы белән шөгыльләнәчәк һәм дроннар җыячак. Ә өлкән сыйныф укучылары астрономия өйрәнәчәк. Моның өчен астропланетарий һәм астротелескоплар сатып алынган.

Тәмле булсын!

Быел башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен сөенечле яңалык бар. Аларның балалары бушлай тукланачак. Бу – 200 меңнән артык укучы дигән сүз. Дүрт айда әлеге максатлар өчен чыгымнарның күләме 859,8 миллион сум тәшкил итәчәк. Белем көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында яңа уку елында укучыларны ничек ашатачакларын тикшерде. Яңа төр бушлай меню үз эченә балык кәтлите, боламык, пылау һәм башка ризыкларны үз эченә ала. Меню 12 көн дәвамында кабатланмый. Президент фикеренчә, балалар өчен ризык сыйфатлы һәм файдалы булырга, алар дөрес туклануның ни икәнен кечкенәдән белеп үсәргә тиеш.

Быел 56 679 сабый беренче тапкыр парта артына утырды. Казанда бу сан 20998. Узган ел 1 нче сыйныф укучылары 51321 булган. Республикада барлыгы 1404 мәктәп эшли. 1 сентябрьгә 8 яңа мәктәп ачылды.

Белем көнендә Казан һәм республиканың биш районыннан 500дән артык 5 – 10 сыйныф укучылары үзләренең шәхси цифрлы ярдәмчеләре «Мин – укучы» дигән суперсервисы белән таныша башлады. Аның ярдәмендә балалар edu.tatar.ru электрон көндәлегеннән файдалана, үзләренең билгеләрен күзәтеп тора алачак. Шулай ук аларга нинди фәннәргә аерым игътибар бирергә кирәклеген дә әйтеп торачаклар. Заманча хезмәт укучыларга өй эшен дөрес башкарырга ярдәм итәчәк, шулай ук укытучының теләкләрен яки киләсе дәрес темасын да хәбәр итәчәк.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 


Фикер өстәү