Мәктәп: барыргамы, калыргамы?

Быелгы уку елы иң яңа тарихта беренче тапкыр пандемия шартларында старт алды. Кайбер илләрдә мәктәп ишекләре август аенда ук ачылган иде инде.

Алар хәзер коронавируслы уку елының беренче нәтиҗәләрен анализлый. Чир аеруча киң таралган илләр уку йортларын ачаргамы-юкмы дигән сорауга дөрес җавап таба алмый интегә. Израильдә, әйтик, «кызыл» шәһәр дип аталган торак пунктларда мәктәпләрне ачу-ачмау мәсьәләсендә чып-чын сәяси җәнҗал купты. Коронавируска каршы көрәш өчен оештырылган «Маген Исраэль» (Израиль калканы) милли проекты җитәкчесе профессор Гамзу 23 «кызыл» шәһәрдә хөкүмәтнең мәктәпләрне ачу карарына кискен каршы чыкты. 31 августта төнге сәгать уникенче яртыда гына «пәнҗешәмбегә кадәр әлеге шәһәрләрдә мәктәпләрне ачу туктатылып тора» дигән рәсми карар кабул ителде.

Казахстан мәктәпләре 1 сентябрьне бикле ишекләр белән каршылады. Ул илдә җәй көне үлемгә китерүче пневмония очраклары (казахлар коронавирус дигән сүздән качарга тырыша) кискен арткач, 14 июльдә үк сәламәтлек саклау министры Алексей Цой белем бирүнең онлайн режимын сайлау тәкъдиме белән чыккан иде. Ул, балаларны классларга җыйганда, укучылар арасында чир йоктыручылар саны артыр дигән фикердә торды. Аның карарына каршы чыгучылар күренмәде. 4 август көнне хөкүмәт утырышында 3,3 миллион мәктәп баласының бары тик 157 меңенә генә мәктәп ишекләрен ачу турында карар кабул ителде. 1-2 сыйныф укучылары, әти-әниләрнең теләге белән дежур классларда социаль дистанцияне саклаган килеш, парта арасына утыра алачаклар. Зур булмаган авыл мәктәпләре дә балаларны укырга чакыра ала. Таулы районнарда интернет барып җитмәгән мәктәпләр дә укучыларны класска җыеп укытачак.

Баштарак хөкүмәт карарына беркем дә ризасызлык белдермәгән иде. Әмма уку елы килеп җиткәч, дистанттан баш тартырга чакыручылар ишәя башлады. Бердән, Казахстанда чирләүчеләр саны кискен кимегән икән. 30 июль көнне 1414 чир йоктыручы теркәлгән булса, 30 августта 111 генә коронавируслы авыру табылган. Икенчедән, казахларны күрше Россия үрнәге дәртләндергән. Россиядә ярагач, бездә ник ярамый дип уйлана башлаганнар. Өченчедән, халык хөкүмәт 500 мең укучыга һәм 30 мең укытучыга вәгъдә иткән компьютерларны өләшер дип өметләнми. Интернетта өзеклекләр булмас дип тә ышанмыйлар. Хәзерге вакытта илнең күп кенә төбәкләрендә, хәтта кайбер эре шәһәрләрдә дә видеоконтент булдырырлык тизлектәге интернет юк. Укытучылар үткән уку елында дистантның барып чыкмавынан, балаларның белем сыйфаты кискен түбәнәюдән зарлана. Өй эшләрен электрон почта аша алып кына тикшергәннәр, укучылар һәм укытучылар интернетта бер-берсен күрә алмый интеккән, чөнки сурәтләр ачылмаган. Шуңа карамастан, онлайн укуны куәтләүче педагоглар да шактый. Аларның дәлиле шуннан гыйбарәт: класслар артык тыгыз, 25 укучы урынына бер класста 40 – 45 бала утыра, тәнәфесләрдә коридордан үтәрлек түгел. Мондый шартларда бер чирле укучы барлык балаларга да коронавирус йоктырачак, ди алар.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы 

  


Фикер өстәү