Ташламалы авыл ипотекасына өстәмә 500 миллион сум бүлеп бирелде

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасына өстәмә 500 млн сум бүлеп бирде. Татарстанда әлеге ипотека төреннән 842 кеше файдаланган инде, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Өстәмә финанслау әлеге эшне дәвам итәргә һәм тагын 20 меңнән артык гаилә өчен торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Элегрәк программаны тормышка ашыру өчен агымдагы елга миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзерге вакытта Россиянең 80 төбәгеннән 16 меңнән артык заемчы ташламалы ипотекадан файдаланган инде. Тулаем ил буенча бирелгән кредитлар күләме 32 млрд сум тәшкил итә, шуларның 1 млрд 857 млн сумы — Татарстан буенча.

Программа авыл җирендә әзер килеш торак сатып алырга яки яңа йорт төзергә теләүчеләргә 3 процентка кадәр еллык ставка белән кредит бирүне күздә тота, дип яза Татар-информ.

 


Фикер өстәү