“Әле…” гә кунакка Минтимер Шәймиев килгән

Камал театры “Әле…” дигән видеопроект башлап җибәргән.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә, татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү. Камал театры студиясе үзенә кунакка Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне чакырачак. Беренче кунаклары Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев булган. Әңгәмәне Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара.


Фикер өстәү