Чирмешәннең «Мөшбикә» мәчете тирәсендә чыккан шау-шуга вакытлыча нокта куелды:  халык элеккеге хәзрәтен кире кайтарды

Газетабызның 18 август санында  без Чирмешән халкының зур үтенеч белән мөрәҗәгать иткән  хатын бастырып,  шундук әлеге вакыйгага карата   якташларының, дин белгечләренең фикерләрен дә биргән идек. Анда сүз Чирмешәндәге  “Мөшбикә” мәчетенең  имамы Хәбир хәзрәтнең эштән алынуы турында бара.

Районда берничә кешедән торган төркем аны, имам булып эшләгәндә бирелгән фатирны  сатып киткәне өчен гаепләп, мөфтияткә шикаять яза. Шуңа нигезләнеп, Казыйлар шурасы имамны эштән алу турында карар чыгара һәм дин өлкәсендә эшләүгә рөхсәт бирүче шәһадәтнамәдән мәхрүм итә. Исегезгә төшерәбез. Әлеге гауганың сәбәбе – ике бүлмәле фатир. Имам булып эшли башлагач та бирелгән фатирны район хакимияте соңрак,  намуслы хезмәтең   өчен дип,  Хәбир хәзрәткә   бүләк итә.  Шуннан соң гына ул аны хосусыйлаштыра һәм Чирмешәннән күченгәндә сатып китә.  Мәчетне төзегән бертуган эшмәкәр Әгъләмовлар һәм халык соравы буенча, яңадан Чирмешәнгә,  яңа мәчеткә имам булып кайта.

Чирмешән мәчете имамына алты ай сынау шарты белән эшләү рөхсәт ителгән. Дөрес, бу хакта Хәбир хәзрәт  үзе ишетеп кенә белә әле. “Минем кулымда әлегә эшкә керешергә мөмкинлек бирүче  бернинди документ та юк”, – диде ул.  Әмма телефоннан сөйләшкәндә, кәефе күтәренке, эшкә керешергә әзер кебек  сизелде.

Хәбир хәзрәткә имам булып эшләргә рөхсәт бирелүе турында  без   Татарстан диния нәзарәте җитәкчесе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның мәчетне төзеткән эшмәкәр Миндар Әгъләмовка язган хатыннан укып белдек. Хатның күчермәсе редакциядә бар. Анда әйтелгәнчә, 6 ай дәвамында имамның эшчәнлегенә дәгъва белдерелмәсә, шаһадәтнамә алга таба да озайтылачак.   «Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Чирмешән мөхтәсибәтендәге Чирмешән авылының «Мөшбикә» мәчете мәхәлләсендә имамны билгеләү мәсьәләсе белән бәйле рәвештә килеп туган вазгыятьне төптән өйрәнде», — диелгән хатта.   Мөфти 2018 елда Хановның дини эшчәнлегенә хокукы Казыйлар шурасы карары белән туктатылганын искәрткән. «Татарстанның мөселман диния назәрәтенең казыйлары Русиядә иң гыйлемле һәм нәтиҗәле эшләп килүче шураларның берсе булып тора, шуңа күрә минем аларның намусында һәм гаделлегендә шикләнү өчен сәбәпләр юк. Дин әһеле һәм мөселман кешесе буларак, мин һәм Татарстанның башка имамнары Казыйлар шурасы карарларын үтәргә мәҗбүр» дип белдергән Камил Сәмигуллин. Әмма район җитәкчеләре, мәчет төзүчеләр, халык үтенече аның фикерен бераз үзгәртергә мәҗбүр иткән, күрәсең.    «Сезнең Чирмешән районында динебез үсеше өчен керткән өлешегезне бәяләп бетергесез дип саныйм. Шуңа күрә ихластан кылган тырышлыкларыгызны, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның сезнең хакта күркәм фикерен, «Мөшбикә» мәчете мәхәлләсендәге күпчелек халыкның теләген исәпкә алып, мин Хановка алты ай сынау шарты белән имам вазифасын үтәргә хокук бирүче шәһадәтнәмәгә кул куям. Әлеге карарны мин Хановны тагын бер кат сынау һәм Чирмешән авылында динебезне күркәм яктан күрсәтү мөмкинлеген бирү өчен кабул иттем. Аның эшчәнлегенә дәгъва белдерелмәсә, шәһадәтнамә срогы озайтылачак», диелгән Миндар Әгъләмовка язылган хатта.

Без “Мөшбикә” мәчетен төзетүчеләрнең берсе Миндар Әгъләмов белән дә элемтәгә кердек. “Үтенечебезгә игътибар биргән өчен Татарстан диния нәзарәтенә зур рәхмәтләребезне  җиткерәбез. Шөкер, халкыбыз – дин юлында. Бергәләп аңлашып эшләргә, яшәргә язсын иде”, — диде ул. Чирмешән кешеләре белән дә сөйләшеп алдык. Бу яңалыкны ишеткәч, бик сөенделәр.

Фәния Әхмәтҗанова

Чирмешәннең «Мөшбикә» мәчете тирәсендә ни сәбәпле шау-шу купкан?


Фикер өстәү